Имамнарга гына өләшенә торган "Шура" журналы сатуга чыгарылган

"Хузур" нәшрият йорты кибетләрендә "Шура" җурналының беренче һәм икенче саннары сатыла башлады.

БӘЙЛЕ
2014 Апр 08

"Хузур" нәшрият йорты кибетләрендә "Шура" җурналының беренче һәм икенче саннары сатыла башлады. Әлеге альманах кварталга бер тапкыр татар телендә басыла һәм республиканың барлык имамнарына өләшенә. Сораучылар, кызыксынучылар күп булу сәбәпле, нәшрият йорты "Шура"ны сатуга да чыгарырга карар кылды.

Альманахка вәгазьләр, төрле дини сорауларга җаваплар, тарихи очерклар, дин әһелләре турындагы язмалар, иске татар имлясындагы текстлар урнаштырылган. Мөхәррире - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Шуны да әйтергә кирәк "Шура" исемендәге басма инкыйлабка кадәр (1908-1917елларда) чыккан. Нәзарәт, бер гасырга якын вакыт узгач, 2013 елда альманахны янә бастыра башлады, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе