
Казан мэры Илсур Метшин Россия субъектлары башкалалары мэрлары рейтингында икенче урынны били. Бу хакта “Рейтинг” Мәгълүмат коммуникацияләре үзәге үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсендә белдерелә.
Рейтингта беренче урынны Краснодар мэры алган, өченче урында – Салехард мэры. Мәскәү мэры Сергей Собянин 5 нче урынга билгеләнгән.
Сентябрьдә Казан мэры, шулай ук, рейтингта икенче урынны алды, июль белән августта – беренче.
Төбәк башкалалары мэрлары рейтингын төзүчеләр ачык чыганакларга һәм инсайдер мәгълүматларына мөрҗәгать иткән. Әмма октябрь рейтингын төзүчеләр төбәк һәм федераль экспертлар фикерләренә аерым игътибар биргән. Нәкъ менә шул чыганак тикшеренүләрнең соңгы нәтиҗәсен билгеләгән. Россия субъектларының күбесе буенча мәгълүматларның күп өлеше агымдагы елның сентябрь уртасыннан октябрь уртасына кадәр тупланган дип хәбәр итте "Татар-информ".