Илгизәр хаҗдан уңай якка үзгәреп кайтты

Быел күрмәүче Илгизәр Сәхап улы Сибагатов Согуд Гарәбстанына барып, хаҗ кылып кайту бәхетенә иреште. Ә бит балачакта, яшь вакытта Илгизәрнең күзләре яхшы күрә иде.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 30

Быел күрмәүче Илгизәр Сәхап улы Сибагатов Согуд Гарәбстанына барып, хаҗ кылып кайту бәхетенә иреште. Ә бит балачакта, яшь вакытта Илгизәрнең күзләре яхшы күрә иде.

1956 елда Әлки районының Баллы күл дигән авылында туып үсә ул. 15 яшендә хезмәт юлын башлый. Аннары Айсара исемле кызга өйләнә. Кыз балалары туа. Гаиләсе белән Россия буйлап, бәхет эзләп йөри алар. Авыр эшләр башкарырга да туры килә. Соңрак гаиләсе белән Алабуга шәһәренә кайтып егыла. Тик биредә аларны тагын да зуррак язмыш сынаулары сагалап торган икән. Башта туганнан туган Миңниса исемле сеңлесе үлеп китә, аннары Виктория исемле кызы юл һәлакәтенә очрап, җан тәслим кыла. Биш айдан әнисе Нурания, сигез айдан хатыны Айсара вафат була. Бу фаҗигаләрдән соң, утыра башлаган күзләре сукырая, ул өметсезлеккә бирелергә керешә. Шулчагында “Сөләйман” мәчетендә күрмәүчеләрне Брайль системасы ярдәмендә Коръән укырга өйрәтәләр икән дигән сүзне ишетә. Ул укырга, дип Казанга килә һәм биредә төпләнеп кала.

2010 елда аны Әнисә исемле күзле татар хатыны белән таныштыралар. Алар берсен-берсе ошата һәм эшне озакка сузмыйча, шул елны ук никах укытып, бергә яши дә башлыйлар. Илгизәр көн саен Яшел Үзән каласыннан Казандагы “Сөләйман” мәчетенә эшкә йөрде.

Ә инде Коләхмәтев белән Серов урамнары чатында “Ярдәм” мәчете ачылгач (2013 ел), Илгизәр әфәнде бу гыйбадәтханәдә мөгаллим булып эшләргә кереште.

Быел исә Илгизәргә хаҗга барырга дигән хәбәр килеп ирешкәч, ул бер мәлгә югалып калды. Һич тә көтмәгән иде ул үзенең быелдан ук изге сәфәргә чыгасын.

Беркөнне “Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов шалтыратып, аңа хаҗга юллама бирелүе турында хәбәр итте һәм чит ил паспортының булуы-булмавы белән кызыксынды. Дөресен генә әйткәндә, әле документлары да әзер түгел иде. Бу хәл көтмәгәндә, уйламаганда килеп чыкты бит. Тиз арада паспортны эшләтеп алырга туры килде. Әлбәттә, Илдар хәзрәтнең шалтыратуы зур сөенеч китерде Илгизәргә. Үзен сәмруг кош тоткандай хис итте ул.

Илдар хәзрәт аннан: “Син кем белән барырга телисең хаҗга?”-дип сорады. Әйе, күрмәүче кеше үзе генә чыгып китә алмый мондый зур мәшәкатьле сәфәргә, аның янында озатып йөрүчесе булырга тиеш. “Кем белән барсам да, аерма юк. Кем белән дә уртак тел таба алырмын һәм, Аллаһы боерса, исән-имин әйләнеп кайтырмын, дип уйлыйм”,-диде ул Илдар хәзрәткә.

Илгизәрне юлда озатып йөрүче итеп, Казандагы Россия Ислам институтын тәмамлаган Ильяс Сабиров исемле Коръәнхафиз егетне билгелиләр.
12 сентябрьдән 13енә каршы төндә, алар бергәләп хаҗ сәфәренә чыгып китә. Аларның төркеме белән Чаллы имамы Мәлик хәзрәт Ибраһимов җитәкчелек кыла. Төркемдә 49 мөселман кешесе була. Казаннан Истанбулга оча алар. Анда 4 сәгать булгач, тәһарәт алып, госел коенып, ихрамга кергәч, Согуд Гарәбстанындагы Җиддә каласына юл алалар. Юлда очкыч белән идарә итүче: “Хаҗ кылу өчен ният кылырга мөмкин”,-дип игьлан итә. “Без хаҗ кылырга барабыз, Раббым, ярдәм ит”,-дип алар белгән догаларын укып, ният кылалар. Җиддәгә төшеп, 4 сәгать автобус көткәч, ниһаять, ул килеп җитә һәм алар Мәккә каласына чыгып китә. Мәккәдә бер бик күркәм кунакханәгә урнаштыралар. Алар бер бүлмәдә 4 кеше тора. Тик 6 кешелек бүлмә булып чыга ул. “Аллаһының рәхмәтләре яусын Татарстан Диния нәзарәте хезмәткәре Хәйдәр хәзрәт Камалетдиновка безгә бик җайлы кунакханә табып биргәне өчен”,-дип искә алды Илгизәр әфәнде ул чакларны. Тик “Әл-Хәрам” мәчетенә намаз укырга 3 чакрым арага йөрисе була. Ильяс Сабиров белән алар “Әл-Хәрам” мәчетенә тәваф, Сафа-Мәрва тавына сәгый кылырга баралар, гомрә хаҗын кылалар. Алар Ильяс белән, үзләре әйтмешли, каланың астын өскә әйләндереп йөриләр, кибетләргә керәләр, бүләкләр алалар. Мәккәдәге күп кенә мәчетләрдә намаз укыйлар, Зәм-зәм сулары эчәләр. Алар берничә тапкыр тәваф кыла, бу сүзнең мәгънәсе “әйләнү” дигәнне аңлата икән. Көннең эсселегенә дә түзделәр. Кешеләрнең әйтүенчә, көндез Мәккәдә 58 градус эсселек, ә төнлә белән 38-43 градус җылылык иде.

22 сентябрьдә Илгизәрләрне Палата шәһәрчегенә алып китәләр һәм шундагы бер чатырга урнаштыралар. Бер чатырда 55-60лап кеше булып яши алар. Аннан Гарәфәт тавына алып китәләр. Өйлә, икенде намазларын да шунда укыйлар.

Аннары Мөздәлифәгә баралар. Мөздәлифәдә бер төн кунгач, Минадагы үз чатырларына кире кайталар. Сәгать көндезге уннар тирәсе булгандыр. Мәлик хәзрәт белән киңәштеләр. Ул аларга: “Монда ике вариант бар. Аның берсе шуннан гыйбарәт: хәзер шайтанга таш атабыз да, Кәгъбатуллаһка китәбез, яисә кичке 10 да автобус килә, шуның белән Мәккәгә кайтабыз”,-диде.

Илгизәр җәяү йөрергә яратканлыктан, беренче вариантка риза булды, башка хаҗилар да аны яклады. Кыскасы шул: алар сәгать 11 дә шайтанга таш атарга чыгып китәләр. 3 чакрымдагы ераклыкка таш атарга баргач, алар 4 чакрымдагы Мәккә каласына юл ала. “Әл-Хәрам” мәчетендә 7 тапкыр тәваф һәм сәгый кылгач, Минага кайтырга тиеш иделәр. Әмма автобус тиз генә булмады. Төнге 12 нче яртыда гына килде ул һәм Казан хаҗилары 35 риал акча түләп, Минага кире кайттылар. Анда да әле автобус беренче полиция кордонына кадәр генә барды, аларны төшереп калдырып, китеп барды. Илгизәрләрнең корбанын чалганнар икән инде. Тагын бер шатлык бар иде: Согуд Гарәбстаны Короле хаҗиларга түләүсез телефон хезмәте күрсәтергә риза булган, диделәр. “Без Гает көнендә барыбыз да Татарстанда, Россиядә калган туганнарыбызга, якыннарыбызга шалтыратырга дип киттек. Моның өчен сим карталарын тараттылар безгә. Җирле линия белән яраклаштырып эшләнгән бер күркәм гамәл булды ул”,-дип сөйләде Илгизәр әфәнде. Карасалар, аларның симкасында 25 риал акча булганлыгы беленгән. Шул рәвешле, Татарстандагы туганнарга, кардәшләргә, якыннарына түләүсез шалтырату мөмкин булган. 25 сентябрьдә алар Мина үзәнлегеннән Мәккәдәге кунакханәләренә кире кайталар.

Мәккәдә торганда, әле хаҗга кадәр бер шәех безнең хаҗиларны үзенә кунакка чакыра. Фәләстин кешесе булып чыга ул. Татарга тылмач кирәкми дисәләр дә, ярты сәгать вакыт эчендә гарәпнең сөйләгән вәгазен берәү тәрҗемә итеп тора. Газ каласыннан икән ул. 35 яшьләр тирәсендә генә булыр. Кечкенә генә бер савытка хуш исле кәһвә салган. “Аны йоттык инде, ашказанына төшеп җиткәндерме, юкмы, анысын белмәдек. Бик тәмле пылау пешергән иде ул. Табынны идәнгә җәйгән. Без түгәрәкләнеп утырып, ашадык инде андагы нигъмәтләрне. Тик бүлмәдә бер төтен исе бар иде. Шунда шәех әйтеп куйды: “Сез уйламагыз тагын шәех монда мунча яккан икән, дип. Кадерле кунакларны гына бездә шулай хуш исле төтен белән каршы алалар, диде”,- дип сөйләде Илгизәр Сәхап улы. Илгизәргә ике мәртәбә гомрә хаҗын кылу насыйп була.
Хаҗ вакытында алар Бәк исемле хаҗи белән танышалар. Бәк кайчандыр Казандагы “Сөләйман” мәчетендә укыган һәм андагы күрмәүчеләргә булышкан. 2008 елда ул Төрекмәнстанга кайтып киткән. Хәзер Мәккәдә укый икән. Алар түләүсез тулай торакта яшиләр. Мордовиядән бик күп студентлар хаҗга килгән. Алар биредә май һәм төрле кремнар саталар.

Аннары Татарстан хаҗилары Мәдинәгә юл ала. Алар анда 3 көн яши. Мәдинәдә Пәйгамбәребез мәчете бик якында гына, нибары 500ләп метрда гына булгандыр аларга. Шуңа күрә даими рәвештә намаз укырга Пәйгамбәребез мәчетенә йөрделәр. Алар биредә кайчандыр Өһед таулары янында булган сугыш эзләрен карадылар. Биредә аларга Өһед сугышы хакында сөйләделәр.

...Билгеле булганча, Өһед сугышы һиҗрәтнең өченче елында Шәүвәл аенда (милади белән 625 ел, 23 март) Мөхәммәд Пәйгамбәр җитәкчелегендәге мөселманнар белән Әбү Суфьян җитәкчелегендәге корәешләр арасында килеп чыга. Мөшрикләрнең гаскәре 3 мең кешедән тора, алар шул ук сандагы дөяләр һәм 200 аттан торган гаскәр җыялар. Мөшрикләр гаскәре юлга кузгала һәм Мәдинә каласы янына килеп җитә. Алар Өһед һәм Гәйнәйн таулары янында лагерь кора. Мөхәммәд Пәйгамбәр мөселманнарны киңәшмәгә җыя. Пәйгамбәр шәһәрдән чыкмыйча гына сугышырга кирәк дигән фикердә тора. Ләкин ул яшьләрнең сүзе белән килешә һәм ачык җирдә сугышырга карар кыла. Мөселманнар гаскәре 3 төркемгә – мөһәҗирләргә, сәусиләргә һәм хәзрәҗиләргә бүленә. Габдулла ибн Үбәй җитәкчелегендәге 300 кешелек гаскәр яу кырын ташлап киткәч, мөселман сугышчыларының саны 700гә генә кала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Габдулла ибн Җүбәйр җитәкчелегендәге 50 укчыны Өһед тавы битенә урнаштыра. Аларга мөселман гаскәренең тылын сакларга, сугышның ничек баруына карамастан, урыннарын ташламаска куша.

Сугыш башлана. Корәешләрнең атлы гаскәре башлыгы Хәмид ибнел Вәлид 3 тапкыр мөселманнарның тылына чыгарга тели, ләкин Өһед тавы битендә урнашкан укчылар моңа юл куймый. Мөселманнар корәешлеләрнең әләм тотучысына төп игътибарны юнәлтә: алардан 11 кеше үтерелә һәм байрак җиргә төшә. Аннары бөтен яклап мөшрикләрне кысу башлана. Корәеш гаскәре кача, мөселманнар аларны эзәрлекли башлый.

Мөселманнарның җиңүен күреп торган укчыларның күбесе әмерне боза һәм ганимәт малы җыю максатыннан, Өһед тавыннан төшә башлый. Моннан Хәмид Вәлид файдалана, ул тауда калган 10 укчыны үтереп, мөселман гаскәренең тылына төшә, аларны әйләндереп ала башлый. Качучы мөшрикләр кире борыла, инде мөселман гаскәре качарга керешә. Мөшрикләр Пәйгамбәрне үтерергә тырышсалар да, сәхабәләр аны нык саклый. Шулай да Пәйгамбәр нык яралана, аның теше сына. Ул хәлдән таеп, бер чокырга егыла.

Сәхабәләр көч-куәт алып, дошманга каршы торырга булсалар да, мөшрикләр шул җиңүләренә канәгатьләнеп, Мәккәгә кайтып китә. Шулай да бу сугыш ислам диненә авырлык китергән, анда күп кеше яраланган, 70 кеше шәһит киткән. Шәһит киткән сәхабәләр арасында Пәйгамбәрнең атасы белән бертуган агасы хәзрәти Хәмзә дә булган. Ул бер үзе 30 лап мөшрикне кылычыннан уздырган. Ләкин аны бер кеше саклап йөреп, ул күрмәгәндә ерактан сөнге белән атып үтергән. Бу сугышта ислам гаскәре Пәйгамбәрнең әмерен яхшылап үтәмәгәнгә күрә җиңелгән...

“Без Җәннәт бакчасына кереп, яшел келәмдә намаз укыдык. Пәйгамбәребезнең, Әбү Бәкернең, Гомәрнең каберләрен зиярәт кылдык. Безгә, күрмәүчеләргә, ул каберләрне иркенләп карарга ирек бирделәр. Гомумән, биредә инвалидларга җылы караш сакланганын күрдек. Миңа Мәккә-Мәдинәгә барып, хаҗ кылырга мөмкинлек биргән Казан мэры Илсур Рәис улы Метшинга, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, Татарстан Диния нәзарәтенә, мине озатып йөргән Коръәнхафиз Ильяс хәзрәт Сабировка олуг рәхмәтләремне белдерәм. Мин хәзер үземнең тормышыма бөтенләй башка күзлектән карый башладым, гөнаһларымны барладым, аларны бетерү юллары турында уйландым”,-диде Илгизәр әфәнде Сибагатов.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе