Илдар хәзрәт Баязитов РФ УФСИНенең Татарстан буенча Совет әгъзасы булды

Россия УФСИНе каршындагы Татарстан Республикасының Иҗтимагый Советы утырышында җинаять-башкарма эшчәнлеге мәсьәләләре буенча утырыш булып узды.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 31

Россия УФСИНе каршындагы Татарстан Республикасының Иҗтимагый Советы утырышында җинаять-башкарма эшчәнлеге мәсьәләләре буенча утырыш булып узды. Анда Совет составына Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовны да кертү турында карар кабул ителде.

Шулай ук РФ УФСИНЕнең Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Д.З. Хәмәдишин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән бергәләп хезмәттәшлек итүдә һәм тоткыннарны тәрбияләү мәсьәләсендә уңышлы өлеш керткәне өчен Илдар хәзрәт Баязитовка “Рәхмәт хаты”н тапшырды.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанның төзәтү учреждениеләрендәге тоткыннарны дини яктан тәрбияләүдә актив эш алып бара. Моның өчен ул Казандагы төзәтү учреждениеләрен йөреп чыгып, төрле вакытларга хөкем ителгән мөселманнар белән очрашулар үткәрде, аларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү мәсьәләләре белән кызыксынды. Киләчәктә ул эшләрнең нәтиҗәләре дә булыр, Аллаһы боерса, дип уйларга кирәк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе