
«Ярдәм» Хәйрия фондының 10 еллыгы уңаеннан, Казанга Мәскәү мөфтие һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов вә Әстерхан өлкәсе мөфтие урынбасары Фәһия Хәсәнова килде.
“Ярдәм” мәчетендәге әлеге чарада катнашучыларга Әлбир хәзрәт зәгыйфь кешеләргә кагылышлы вәгаз сөйләде. Аерым алганда, ул: “Инвалид булу – кеше сайлап алган язмыш түгел, бәлки Аллаһының сайлап алганы, ягъни бу кешеләрне Раббыбыз билгеләгән”,-ип әйтеп узды. Сәләтләре чикләнгән инвалидлар хакында сөйләгәндә, андый кешеләр бөтенләй дә чикләнмәгән, бәлки “безнең башыбыз чикләнгән”, дип билгеләп узды Әлбир хәзрәт.
$IMAGE2$Вәгазенең ахырында Әлбир хәзрәт Крганов тагын бер тапкыр “Ярдәм” фондының әһәмиятле эше хакында әйтеп узды: “Сезнең турында Россиядә күпләр белә. Һәм без Сез алып барган эш белән горурланабыз!”-диде ул.
Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов Мәскәү каласы мөселманнарының Үзәкләштерелгән оешмасы-Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Президиумы Указы нигезендә, истәлекле бүләк һәм “Ислам динен рухи-әхлакый торгызуга өлеш керткән өчен” медален тапшырды.
+ [ Изменить ]
Удалить
[2] [ Изменить ]
$IMAGE2$
$IMG2_TITLE$
$IMG2_ALT$
Удалить
[3] Выберите файл
$IMAGE3$
Используйте этот код в редакторе для вставки изображения превью +
увеличения по клику. Данный код содержит 'title' и 'alt'
Юбилярларны Әстерхан өлкәсе мөфтие урынбасары Фәһия Назыймбәк кызы Хәсәнова шулай ук котлады һәм рәхмәт сүзләрен әйтте. Әстерхан мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте мөфтие Указы белән рухилыкның һәм мәрхәмәтлелекнең югары идеалларын торгызу эшендә зур өлеш керткәне өчен Илдар хәзрәт Баязитовка беренче саны куелган “Фәрештә канаты” дигән орден тапшырылды. Әстерхан мөфтияте вәкиле “Ярдәм” хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлевне, фонд президенты урынбасары Мәликә Гыйльметдинованы һәм Оештыручылар Советының башкарма директоры Лирия Кусайманованы мактау грамоталары белән бүләкләде.