Илдар Баязитов: “Әл-Ихлас” мәхәлләсе белән конструктив эш алып барырга кирәк”

Илдар Баязитов: “Әл-Ихлас” мәхәлләсе белән конструктив эш алып барырга кирәк”

БӘЙЛЕ
2013 Янв 12
Казанның җир һәм милек комитеты “Әл-Ихлас” мәхәлләсен котельня бинасыннан чыгарырга булды. Тынгысыз мәхәллә белән килешүне өзүнең сәбәбе – “Әл-Ихлас”ның теркәлү узмавы һәм бинаны арендага алу өчен документлар бирмәве.

Җәйге террор вакыйгаларыннан бирле “Әл-Ихлас” мәчете мөселманнарны яклау исеме астында хакимияткә каршы протест чаралары оештырды. “Хизбут-Тахрир” байракларын күтәреп, машина йөрешләре үткәрде. Әлеге мәчет Россияда тыелган Хизбут-Тахрир оешмасының үзәге санала һәм аның имамы Рөстәм Сафинның әлеге оешмада торуын белдерүчеләр бар. Мәхәлләне котельнядан куып кына проблема хәл ителерме?
Шул уңайдан “Сөләйман” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовка мөрәҗәгать иттек. Аның фикеренчә, “Әл-Ихлас” мәхәлләсе белән конструктив эш алып барырга кирәк.

- Мәхәлләдә “Хизбут-Тахрир” оешмасы кешеләре күп булу турында борчылу бар. Мәчетенең протест, пикет белән мавыгуы исламның дәрәҗәсен үстермәде, киресенчә, негатив уятты -, дигән борчылуын белдерде Илдар хәзрәт Баязитов.
Шулай ук мәхәлләне мәчеттән чыгарсалар, аларның подпольега китү куркынычы бар, дигән фикердә “Сөләйман” имамы Баязитов.

- Хәзер бу проблеманы хәл итү турында уйларга кирәк. Миңа калса, яшьләр белән нәтиҗәле итеп эшләргә кирәк. Гомумән, кычкырып йөрисе урынга, Аллаһ Тәгалә ризалы өчен һәм динебез, милләтебез үсеше, киләчәге өчен эшләргә кирәк. “Әл-Ихлас” белән шулай булып бетәсе билгеле иде. Бик кызганыч-, диде Илдар Баязитов.

“Татар-ислам” сайтына белдергәнчә, мәхәллә халкы тулысынча адашып бетмәгән. Аларның күбесе белән эшләп була әле.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе