Илдә хөрмә сатыла торган ике кибетнең берсе – Казанда

Бүген, изге җомга көнендә “Нәсих” компаниясенә кергән хәләл ризык кибетчеләре “Ярдәм” мәчетенә килеп...

БӘЙЛЕ
2014 Июн 27

Бүген, изге җомга көнендә “Нәсих” компаниясенә кергән хәләл ризык кибетчеләре “Ярдәм” мәчетенә килеп, үзләренең ризыгын тәкъдим итте. Алар арасында Казандагы “Батил” кибете хезмәткәрләре Венера Зәбирова белән Диана Горбачева да бар иде.

Венера ханымның хәбәрчебезгә сөйләгән сүзләреннән шул аңлашылды: Рамазан ае җитеп килгәндә, мөселманнар арасында хөрмәгә хөрмәт аеруча арта төшә. Ник дигәндә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) Рамазан аенда “Ашва” дигән кара төстәге хөрмә куллана торган була. Венера ханым сүзләренчә, бу төр хөрмә бары тик Мәдинә каласында гына үсә икән. Аларның тупланмасында әлеге төр хөрмә дә бар иде. Хөрмәнең Согуд Гарәбстанында һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә үсә торган плантацияләре бар. Дубайның “Әйгат” дигән урынында да үстерәләр бу хөрмәләрне. Биредә саф сулы чишмәләр, табигый минералларга бай туфраклар бар. Менә шул урыннарда үстерелгән бу хөрмәләр Казанга һәм Мәскәүгә китерелә. Алар бу калаларда гына сатыла да.

Венера ханымның фикеренчә, хөрмәдә кеше организмы өчен файдалы витаминнар бар. Ә ифтарда кулланган өч хөрмә җимеше ураза тотучыны тернәкләндереп җибәрергә сәләтле. Хөрмә җимеше ашказанын эшләтеп җибәрә, сихердән, күз тиюдән саклый, ул ризыкны артык күп ашамас өчен дә файдалы. Кыскасы, хөрмә традицион мөселман ризыгы булып санала.

Ә “Батил” кибетенең исеме шуннан алынган: хөрмә пальмасы үскәндә аның ботагы кибеп җиргә төшә. Шул кипкән ботак “батил” дип атала. Шул ботак төшкән урыннан тагын хөрмә агачы үсә башлый. Батил сүзе яңа тормыш башлануын аңлата.

Россиядә хөрмә җимешләрен сата торган ике генә кибет бар. Аларның берсе – Казанда, икенчесе – Мәскәүдә.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе