"Ярдәм" мәчетендә - каләм ияләре ифтары

Әбү Хөрәйрәдән: “Аллаһ Илчесе: “Ике кешегә җитәрлек ризык өч кешегә дә җитә, ә өч кешегә җиткәне дүрт кешегә дә җитәчәк”,-дигән (Бохари, Мөслим).

БӘЙЛЕ
2015 Июл 06

Әбү Хөрәйрәдән: “Аллаһ Илчесе: “Ике кешегә җитәрлек ризык өч кешегә дә җитә, ә өч кешегә җиткәне дүрт кешегә дә җитәчәк”,-дигән (Бохари, Мөслим).

Бу көннәрдә Рамазан ае хикмәтләре аеруча ачык чагыла. Радио-телевидениедән әледән-әле ураза тотуның файдасы, сәдак биреп, ярлы-ябагайны шатландыру, бер-береңә игелек кылу, ярдәмләшү хакында тапшырулар даими булып тора. Иң мөһиме – бергәлектә, бердәмлектә булуга зур әһәмият бирелә.

Бергәлек дигәннән, имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов булган “Ярдәм” мәчетендә журналистлар өчен ифтар мәҗлесе уздырылуы күп кенә матбугат чараларында, газета-журналларда, радио-телевидениедә эшләүчеләр, мәчеттә ахшам намазын укыганнан соң, ак чатыр – тирмәгә юнәлделәр. Аларны төрле тәмле ризыклар, җиләк-җимеш һәм пылау көтә иде. Хезмәттәшләр шатланды.

Ифтарда башка каләм әһелләре дә – язучылар, шагыйрь-шагыйрәләр дә бар иде. Алар бирегә җыелган мөселманнарны үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Ислам мәгърифәте һәм гыйлем алу турында да сүз булды.

Чыннан да, барыбыз да Коръәнне белергә, ислам дине нигезләрен өйрәнергә һәм шуның буенча яшәргә тиешбез. Шулай яши башласак, безне төрле афәтләр, ачлыклар, юклыклар читләп узар, иншә Аллаһ!

Ил сылулары – милләт чәчәкләренә, ир-егетләргә киләчәктә дә уңышлар телибез.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе