Икенче көн рәттән евроның долларга карата бәясе төшә

Икенче көн рәттән евроның долларга карата бәясе кими.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 07

Икенче көн рәттән евроның долларга карата бәясе кими. Валюта базары Грециядәге вәзгыять хакында фикер алышыначак еврозона илләре саммитын көтә, дип хәбәр итә Bloomberg агентлыгы.

Грециянең алга таба катгый экономия чараларыннан баш тартуы илнең валюта блогыннан чыгу куркынычын арттыра һәм аның бөтенлеген шик астына куя, дип билгеләп үтә экспертлар. Нәтиҗәдә, базарда катнашучылар башка активларга өстенлек бирә.

Сишәмбе иртәсендә евро алдагы сатулар нәтиҗәсе буенча, 1,1056 доллар белән чагыштырганда,1,1037 тирәсендә сатыла, Европа валютасы 0,5 процентка арзанайды, дип белдерә “Интерфакс”.

Искәртеп узабыз: еврозонаның референдумннан соң Грециядәге вәзгыять хакында фикер алышу буенча саммиты бүген була. Греция өлешенә еврозона эчке тулаем продуктының 2 проценттан кимрәге генә туры килүгә карамастан, илнең валюта блогыннан чыгуы еврозонаның бөтенлек мәсьәләсен шик астына куярга мөмкин дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе