
Баулыдагы "Универсальный" спорт залында Башкортстан Республикасы мөселманнарының беренче спартакиадасы үтте. Чараны Башкортстан мөселманнары оештыруына карамастан, анда Татарстанның Баулы шәһәре һәм Ютазы һәм Уруссу бистәләре мөселманнары да катнашты.
Мөселман спортчылары мини-футбол, кул көрәштерү, аркан тартышу буенча көч сынашты.
Баулы шәһәре командасы мини-футболда ярышларның финал өлешенә үтте, әмма Туймазы командасы көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты. Аркан тартышуда баулылар өченче урынны яулады, ә кул көрәштерүдә иң көчле итеп Илмир Сабиров табылды, диелә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.
Чыганак: "Татар-информ"