Белгечләр анда борынгы хайваннарның күп булырга мөмкинлеген белдерә. Ком белән балчыкта озак заманнар яткан хайван гәүдәләре калдыклары яхшы сакланган. Палеонтологлар алар ата һәм бала мамонтныкы булуын ачыклаган. Мамонтлар су баскан чорда елганы кичкәндә һәлак булырга мөмкин дип уйланыла. Алар 2 генә түгел, ә шактый күп булырга мөмкинлеге фаразлана. Россиянең Төньяк территорияләрендә әледән-әле табылып торган мамонт сөякләреннән аермалы буларак, яңа табылган әлеге гигантларның тәне куе йон белән капланмаганлыгын галимнәр инде ачыклаган. Димәк, йөз меңнәрчә еллар элек бу төбәк климаты күпкә җылырак булган дигән нәтиҗә чыгарылган дип хәбәр итте "Татар-информ".