Иң зур басма Коръәнне хәтем кылу "Кол Шәриф" мәчетендә иртәгә иртәнге 7дә башлана

21 майда - Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам динен кабул ителү көнендә - Гиннес рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң зур басма Коръән Казаннан Болгарга...

БӘЙЛЕ
2012 Май 16
21 майда - Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам динен кабул ителү көнендә - Гиннес рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң зур басма Коръән Казаннан Болгарга күчерелә. Хәзерге вакытта ул "Кол Шәриф” мәчетендә саклана. Изге китапның зурлыгы: метр ярымга - ике метр, авырлыгы – 800 килограмм.
17 майда Татарстан дин әһелләре әлеге чара кысаларында һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Коръән елы уңаеннан, "Кол Шәриф" мәчетендә хәтем чыгачак. Ягъни алар Изге китапны тулысынча укып чыгачаклар.
Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов, бу күркәм чарага аңлатма биреп: "Коръәнне хәтем итү, ягъни тулысынча укып чыгып багышлау зур әҗер-савап китерә торган гамәл. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: "Коръәнне башыннан ахырына кадәр укып чыгу ул Аллаһы Тәгаләнең нуры белән нурлану”, - ди. Шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Кем Коръәнне хөрмәт итте, Аллаһы Тәгалә аны хөрмәт итте”, - ди. Республика җитәкчелегенең Изге китапка хөрмәтне, аңар үз мөнәсәбәтен күрсәтәсе килде һәм күрсәттеләр дә: Татарстан мөселманнарына дөньядагы иң зур басма Коръәнне бүләк иттеләр. Без, мөселманнар, үз ягыбыздан Коръәнгә хөрмәтебезне аны укып белдерергә тиеш. Ягъни матур тавышларыбыз белән Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен хәтем итәргә тиешбез. Без Коръәнне, дога кылып, Болгар җирендә шәһит булып киткәннәргә, мәрхүм бабаларыбызга, илебез, халкыбыз, җиребез өчен рәхим-шәфкать сорап багышларга ниятлибез”, - диде.
"Кол Шәриф” мәчетендә Коръән уку 17 майда иртәнге сәгать җидедә башлана, дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе