Иң зирәк һәм тапкыр шәкертләр Казан Ислам көллиятендә укый

Казанның “Әл - Мәрҗани” мәчете каршындагы Казан Ислам көллияте шәкертләре арасында оештырылган белемдә көч сынашу...

БӘЙЛЕ
2014 Янв 25
Казанның "Әл - Мәрҗани” мәчете каршындагы Казан Ислам көллияте шәкертләре арасында оештырылган белемдә көч сынашу бәйгесе инде матур традициягә әйләнеп бара. "Мусабака”да көллиятнең 5 шәкерттән торган дүрт командасы көч сынашты.

Чара, гадәттәгечә, Коръән уку белән башланып китте. Конкурста катнашучыларны сәламләп, Казанның имам-мөхтәсибе, көллият директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин шәкертләргә уңышлар теләде.

"Бүгенгә сез әле шәкертләр генә. Вакыт үтәр, сез дә тиешле белем алып, мәчет-мәдрәсәләрдә эшли башларсыз. Көллияттә уздырылучы мондый чараларны киләчәктә үзегезнең мәхәлләләрегездә дә, шул җирлек мөселманнары арасында үткәрә аласыз. Менә шулай сез халыкка якынаясыз, яңадан-яңа талантларыгыз ачыла, оештыру сәләтегез камилләшә. Дини эшчәнлек белән бергә, бүгенгедәй дөньяви чараларда тагын да актив катнашу кирәк. Сез җәмгыятьтән, аның вакыйгаларыннан һәрвакыт хәбәрдар булырга, иҗтимагый эшләрдән читтә калмаска тиешсез”, - дип мөрәҗәгать итте ул үз шәкертләренә.

"Мусабакада”да катнашучыларга көллиятә укытылучы барлык фәннәрдән дә викторина сораулары тәкъдим ителде. Әйтик, ничә фәрештә бар һәм аларның исемнәрен әйтеп чыгарга. Ислам диненең 5 баганасы һәм аларның һәркайсына аңлатма. Сүз төркеме булган фигыльнең гарәп телендә төрләнеше. Берлек һәм күплек сан төшенчәләре, Пәйгамбәрләр тарихы һәм башка сораулар.

Конкурсның икенче өлешендә көллият студентлары дин, әдәп, әхлак, тәрбия темаларын яктырткан театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Бу номинациядә "Әбүбәкер” командасы чыгышы аеруча үзенчәлекле итеп әзерләнгән иде. Моннан тыш, көллият студентлары дини уку йорты тормышын чагылдырган үзенчәлекле стена газеталары чыгарып, аны жюри хозурына чыгарды.

Командаларның ярышына нәтиҗәләр ясап, көллият директоры урынбасары Аймурат хәзрәт, җиңүчеләрне игълан итте. Барлык номинацияләрдә дә иң зирәк һәм тапкырлык күрсәтеп, 39 балл туплап, "Әбүбәкер” командасы 1 нче урынны яулады. "Госман” командасы шәкертләре исә алардан нибары бер баллга гына калышты. "Гомәр” һәм "Гали” командалары өченче һәм дүртенче урыннарны бүлеште.

Соңыннан җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Студентлар исеменнән чыгыш ясаган 1 нче курс студенты Фәрит Сәмигуллин, мондый конкурсларның көллияттә генә түгел, ә үз тормышларында да истә калырлык бер вакыйга буларак билгеләп узды. ("Мусабака”- гарәп теленнән алынган сүз, бәйге, белемдә көч сынашу мәгънәсен аңлата.)

Сөләйман НӘҖМИЕВ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе