
Әлеге ният-уйлар белән 1 Майда Галиәсгар Камал театры каршындагы мәйданда “Гадел Россия” партиясенең Татарстан Республикасындагы бүлеге җыен үткәрде. Аның Казандагы әйдәманы Рушания Билгилдеева кешенең хакыйкый хокуклары хакында чыгыш ясады.
Алар йорт идарәләре каршындагы оешмаларның эшчәнлеген җайга салуда байтак кына уңышка ирешкәннәр икән. Бу юнәлештә уңышлы эшләүчеләргә аларның бүләкләре дә бар иде.
Җыенга килүчеләр арасында Ватан сугышы ветераннары да килде. Әмма күпчелеге сугыш чоры балалары, замандаш абыйлар, апалар иде дисәк тә, алар да сиксәнне сырлыйлар икән бит инде. Аларның да күбесе көннән-көн кими бара.
Әйе, партиянең Татарстан бүлеге сугыш чоры балалары хакында закон булдыру эше белән мәшгуль. Аның мөһимлеген җаваплы урыннарда эшләүчеләр дә аңлар әле, Аллаһы боерса!
Сугыш чоры балалары күргәннәрне башка берәүгә дә кабаттан кичерергә язмасын иде.
Күкләребез аяз булсын, илебез тыныч яшәсен иде, Раббым. Безләрне сугыш утларыннан, ачлыктан, ялангачлыктан сакла, дип Хак Тәгаләгә ялварабыз. Бергәләшеп, аңлашып яшик, милләттәшләребез, дин кардәшләребез!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе