
«Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтеннән кадерле нәрсә – тәрбияле баладыр” (Ризаэддин Фәхретдин).
“Мәдәниятләр аралашуы аша – мәдәниятле аралашуга” дигән девиз белән узды ул Казандагы XI мөселман кинофестивале.
Казан Халыкара мөселман кинофестивале калабызда 2005 елда үткәрелә башлаган иде. Татарстан Республикасы җитәкчелеге аңа зур әһәмият бирә.
Шулай булса да, Татарстанда кыйтганың теләсә кайсы абруйлы фестивалендә күрсәтерлекләре бик аз икән әле. Әмма өмет бар. Зөфәр Хәйруллинның “Югары нотада” фильмы Монреальдә (Канада) югары уңышка ирешкән музыкант Айрат Ишмуратов хакында. Ул хатыны Эльвира белән биш еллап урамда халыкка музыка хезмәте күрсәтеп, зур уңышка ирешә. Әдәбият һәм сәнгать дөньясы вәкилләренең дәвамчысы да ул Айрат Ишмуратов. Ул дигәнем, Рәшидә Җиһаншинаның оныгы. Аның Казанга кайткалавын ишеткәнем бар иде. Киноның режиссеры һәм сценаристы Зөфәр Хәйруллинга халыкның рәхмәте олыдан булды. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
Режиссер Фәрит Дәүләтшинның киносын без узган елгы фестивальдә караган идек. Ташкенттан килгән иде ул. Аллага шөкер, ул Казаныбызга күчеп кайткан һәм Рабит Батулла сценариясе белән алар “Рудольф Нуриев. Рудик” фильмын булдырганнар. Биредә Рудольф Нуриевнең балачагы, аның биюгә омтылышы – искитмәле. Ул тамашачыны сокландыра, күңел үзеннән-үзе аның дәвамын көтә шикелле. Дәвамы да булыр, иншә Аллаһ! Бу татар улының хикмәтләрен үзебезнекеләр күрсәтәчәк әле. Бик ышанасы килә... Режиссер Фәрит Дәүләтшинның уңышлары булачак әле!
Сәнгать, музыка дөньясын яктырткан тагын бер киноны искә алыйк әле. “Үткәннәр әйләнеп кайта” (“Прошлое вернется”) киносының режиссеры, сценаристы Динә Хәмзә. Бу фильм аның әтисе Мөхәммәд Хәмзә хакында. Динә радиода сакланып калган язмалар буенча әтисенең замандашларын эзләп таба һәм аларны сөйләтә. Кино шагыйрьнең мирасын һәм хәзинәсен саклауга багышланган.
Мирас дигәннән, “Изге мирас” фильмын карап та күңел урыныннан кузгалды. Анда Финляндиянең бер каласындагы мөселманнар тормышын – мәхәллә хәлләрен, динебезне, гореф-гадәтләребезне, кием-салымны, аш-су ризыкларында әдәп-әхлакның саклануына, аның яшьләр күңеленә күчә баруына сөенеп утырдык. Фильм Финляндиянең Ярвенпяя шәһәрендәге мәчет һәм шул бистәдә яшәүче татарлар турында. Ул мәчетнең имамы Рамил хәзрәт Беляев үзе үк режиссер да. Ул Фазыйлә Расретдин, оператор Маури Каллимә белән бергәләп, миллионнарга үрнәк булырлык фильм булдырган. Рамил хәзрәт Беляев җәмәгате белән узган узган елда да фестивальгә килгән иде. Ул үзе – Түбән Новгород өлкәсеннән. Мәскәүдә Югары рухи Ислам көллиятен тәмамлап, Коломна каласында имам булып эшләгән. 2004 елда Финляндиягә күчеп килгән. Рамил хәзрәт Коломнада дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлаган, хәзер ул Хельсинки универстетының дөнья мәдәнияте факультетында гыйлем алуын дәвам итә. Ул Казанга “Храмга юл”, “Изге мирас” документаль фильмнарын алып килгән.
Әлеге фильмнарны карауга тамашачылар хәзрәтне сорауларга күмделәр. Үзем дә тәэсирләремне белдердем. Финляндиядәге дин кардәшләребезгә барлык тамашачылар исеменнән сәлам һәм рәхмәтебезне тапшыруын үтендек. Андагы дин кардәшләребезгә уңышлар теләп калдык.
Фильмнар күп төрле. Аларда дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүчеләрнең тормышы, көнкүреше, хокуклары чагылыш таба.
Минем күңелемне бигрәк тә сугыш темасына кагылышы булганнар тартты. Хәзерге заманда тынычлык, дустанә тату яшәү – иң мөһиме.
Фильмнарда сугыш хатирәләре дә читтә калмаган. Төркиянең “Йөрәкләр кушылуы” фильмы режиссеры — Хәсән Кырач. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында күпләрне әсирлеккә төшереп, лагерьга озаталар. Сугыш газабы җанны телгәли. Җәннәт һәм аның ире Нияз язмышы тамашачыларны үзенә “бәйләп куя”. Нәтиҗәдә, ярты гасырлык аерылышудан соң, алар тагын табыша.
Сугыш дигән дәһшәт Иранның “Чикләрсез” дигән киносында да тетрәндерә. Биредә бер малай образы аша сугыш фаҗигасе тасвирлана. Бу фильмның режиссеры, сценаристы — Әмирхөсәен Азгари.
Ә менә “Гафу ителмәгән сугыш” (Россия) документаль фильмының режиссеры һәм сценаристы — Денис Красильников. Ул Идел-Урал легионы хакында, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чыгарылган. Бу легионда хәрби әсир хәлендә татарлар, башкортлар, марилар, чувашлар, мордва һәм удмуртлар булган. Алар арасында Гайнан Курмаш, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гариф Шабаев һәм башкалар да бар. Кино төшерүчеләр кайчандыр Идел-урал легионы торган Белоруссия, Германия, Польша, Франциядә булганнар, фаҗигане кичерүче кешеләрне күреп сөйләшкәннәр. Кинода якташыбыз Гайнан Насыйров та чыгыш ясый. Бабай исән-сау әле. Укытучы кызы Гүзәлия белән урыннарыбыз янәшә иде. Бу кино татар кешесенең иманын һәм рухи ныклыгын күрсәтә. Ниһаять, хакыйкать ачылды, халкыбызның батырлары билгеле булды. Халык тарихы өчен – олы алгарыш, хәтер биеклеге бу.
Әлеге киноны халыкка күрсәтү бик тә кирәк. Бу – чорыбызның батыр адымы. Үзебезнең кино үсеше ныгуга юнәлтелгән ул.
Өметле яшьләребез дә бар икән, җәмәгать. Ул Фәнис Камалның язучы Заһид Мәхмүдиның “Әче балан” повестына нигезләнеп төшерелгән “Җәза” фильмы. Ул әфьюн баткаклыгында “болганучы” бер егет хакында. Мондагы заман темасы һәр күңелне тетрәтте.
Танылган язучыбыз Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы нигезендә төшерелгән кинога халык ябырылды. Биредә мәңгелек кеше сәламәтлеге сагында торган табиблар тормышы чагылыш тапкан. Тик кино карарга килгән тамашачының яртысына заллар җитмәде. Иң сөнечлесе шул: кино сәнгате көчәеп, тернәкләнеп китәр, иншә Аллаһ.
11 нче кинофестивальне караучы буларак, мин дә фильм осталары алдында бурычлы булып калмадым: “Эфир” һәм “Яңа Гасыр” телеканалларында үз фикерләремне әйттем. Җыеп кына әйткәндә, татар киносы булачак, әмма 11 мәртәбә Казанда үткән халыкара мөселман киносына бик әйбәт анализ ясау таләп ителә. Талантлы кино төшерүчеләр бар бит, аларга матди ярдәм һәм булышу кирәк. Бу – иң мөһиме. Шул чагында Сөембикә-ханбикә, Колшәриф, Идел Болгарстанында ислам динен кабул итү, Ибн Фадланның сәяхәте һәм беренче казыя Мөхлисә Бубый хакында да кинолар булыр әле. Фани дөньяда аларны күрү бәхете безләргә дә тәтесә иде, Яраббым! Җиһан тәгәрмәче әйләнгәндә, хәят тормышын безгә дә бөтен барлыгы белән күрүләр насыйп булса иде, Аллаһым.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете