
9 ноябрьдә Казандагы “Мәдинә” мәчете имам-хатибы Гыйльмулла хәзрәт Хәлиуллинның 83 нче яше белән барганда вафат булуына 40 көн булды. Бу уңайдан, узган җомгада әлеге гыйбадәтханәдә Гыйльмулла хәзрәт рухына багышлап Коръән уку мәҗлесе үткәрелде.
Җомга намазын әлеге мәчет имамы Абдулла хәзрәт Галиев алып барды. Бу гыйбадәтханәдә күп еллар буена имамлык кылган Гыйльмулла хәзрәт рухына багышлап, Абдулла хәзрәт җитәкчелегендә дога кылу башкарылды. Аннары сүз Россия Ислам институты каршында Коръәнхафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабировка бирелде. Ул Гыйльмулла хәзрәт рухына багышлап, “Ясин” һәм башка сүрәләр укыды, аннары шулай ук бергәләп дога кылу үткәрелде.
Соңыннан биредәге мәхәллә халкына аш мәҗлесе оештырылды.
Әйе, мин үзем дә гаҗәеп дәрәҗәдәге тыйнак, намуслы һәм мәрхәмәтле Гыйльмулла хәзрәт Хәлиуллин белән шактый ук таныш идем. 2007 елда хәтта миңа аның белән бергәләп хаҗ кылу насыйп булды. Ә аңа хәтле, ягъни «Шәһри Казан” газетасында эшләгәндә, аның дини эшчәнлеге хакында хәйран язмалар бастырдым.
Аларның мәхәлләсе 1995 елда оеша. Башта “Мәдинә” мәхәлләсе халкына Даурия урамы янында уч төбе кадәрле генә урын бирәләр. Ләкин ул урын күңелләренә ятмый аларның, ник дигәндә, халкыбыз болай да кысанкылыкта кыерсытылып яшәгән кавем. Гыйльмулла хәзрәтнең күптән күз атып йөргән буш ятучы бер җире була. Хәтта үлән дә үсми анда. Хак Тәгалә, әйтерсең, Үзе махсус рәвештә мәчет итеп яралткан бу җирне. Тик бу урынны алу өчен 345 көн һәм төн буена түрәләр янына йөрергә туры килә аңа.
Шулай да Гыйльмулла хәзрәт Аллаһының һәм ул вакыттагы Казан мэры Камил Исхаковның ярдәме белән үзенең теләгенә ирешә: 1996 елда яңа мәчетнең манарасын салып куярга өлгерә, әмма эчендәге эшләрен башкарырга бер тиен акчасы калмый. Үзенең машинасын сатып, берәүнең киңәше белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә чыгып китәргә мәҗбүр була. Ярдәм сорый ул алардан. Әмма биредә аны колач җәеп каршы алучы булмый, чөнки гарәпләрне кайбер шарлатаннар төп башына шактый утыртып киткәннәр. Гыйльмулла хәзрәт бер тиен акчасыз Казанга кайтып егыла.
Көннәрдән беркөнне “Мәдинә” мәчете исеменә Дубайдан 7,5 мең доллар акча килеп төшмәсенме?! Алар башта бу гамәлгә аптырап калалар, аннары рәхмәтләр әйтеп, акчаны алып, мәчетне төзеп бетерәләр.
Хәл шулай килеп чыккан була. Гарәпләр Казанга шалтыратып, төзелеп килүче “Мәдинә” мәчете хакында сорашканнар. Ул вакыттагы баш казый Габделхак хәзрәт Саматов “Мәдинә” мәчетен салуда килеп чыккан матди кыенлыклар хакында аларга бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Менә шуннан соң гына алар “Мәдинә” мәчетен төзергә булышу уена килгәннәр икән.
“Мәдинә” мәчетеннән соң, әйтерсең, Гыйльмулла хәзрәтнең икенче сулышы ачылды. Ул бер-бер артлы тагын 6 дини бина төзүгә иреште. Аларның күбесен үзенең туган ягы булган Буа районында салды.
Тик Гыйльмулла хәзрәт беркайчан да тәкәбберләнеп, үзенең кылган эшләре белән масаеп йөрмәде. Табигатькә, җан ияләренә миһербанлы булырга әтисе Зәкиулладан өйрәнә ул. Машина йөртүче Гыйльмулла юлда туктап калган шоферларны беркайчан да ташлап китмәгән.
Бервакытны, кыш көнендә, “Урал” машинасы белән ерак сәфәрдән кайтып килгәндә, аның күзенә юл кырыена төшкән “УАЗ” автомобиле чалына. Кар каплап китә язган була аны. “УАЗ”ның шоферы, туңудан зәңгәрләнә башлаган яшь егет, машинаны юлга тартып чыгаргач, Гыйльмулланың иңнәренә башын салып: “Сине миңа Аллаһ Үзе җибәргәндер. Мин бит төн буена башка машиналарга сигнал бирдем, әмма берсе дә туктамады”,-дип елап җибәрә. Менә шундый рәхим-шәфкатьле булганы өченме, юлда Гыйльмулла Зәкиулла улы үзе беркайчан да һәлакәткә очрамый, хәтта көпчәкләре дә тишелми аның. Әйтерсең, фәрештәләр аны һәрдаим саклап торганнар.
Эштәге зур уңышлары өчен Гыйльмулла хәзрәткә “Алтын йөрәкле кеше”, “Халкыбыз алдындагы хезмәтләре өчен” медальләре тапшырылды. Без дә аның кырыгын үткәргәндә, каберләре якты, нурлы булсын, Раббыбыз фирдәвес җәннәтләре насыйп әйләсен, дип дога кылдык.
Хатыйп ГӘРӘЙ