
Узган шимбәдә Германиянең Лейпциг каласында үткәрелгән Сабан туена - татарларның олуг бәйрәменә бөтен Германиядән һәм Европаның башка илләреннән милләттәшләребез җыелды. Бу бәйрәм Германиядә (гадәттә, ул Берлинда билгеләп үтелә иде) инде 2002 елдан бирле уздырылып килә. Тик ул Саксониядә тәүге тапкыр оештырылды.
Әлеге чарада Лейпциг администрациясе вәкиле Хайдерозе Хеске һәм Төньяк Саксония Җиренең икътисади үсеше идарәсе җитәкчесе Ута Шладиц, шулай ук РФ Генконсулы Вячеслав Логутов, Татарстан икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин катнашты.
Лейпцигтагы Сабантуйны эшкуарлар Илдар Ильясов һәм Данис Галиәскаров оештырды. Аларның күп кенә хезмәткәрләре бу чараны үткәрүдә катнашты.
Әлеге чара ике өлештән төзелгән иде. Көндез Сабантуй уеннары белән концерт үткәрелде. Шунысы куанычлы булды: анда немец тынлы оркестры тарафыннан башкарылган Сәйдәшев вальсы аерым бер номер итеп кертелгән иде.
Тамашачылар каһарман шагыйрь Муса Җәлил, язучы Абдулла Алиш һәм аларның көрәштәшләре башкарган “Ак каен” җырын тын да алмыйча тыңлады. Моннан 70 ел элек башкарылган җырның язмасы күптән түгел төрки фәннәр докторы Мисте Хотоп-Рике тарафыннан табылган. Татарстан ФАнең Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре белән берлектә “Язма Мирас” проекты өстендә эшләгәндә, Немец милли музыкаль архивында ул җәлилчеләрнең җырлары язылган ике пластинкага тап була. Әлеге пластинкаларга саннар куела һәм алар Сабантуй вакытында тәүге тапкыр киң җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителә.
Көн дәвамында биредә артистлар Айдар Вәлиев, Илүсә Хуҗина, Роза Хәбибуллинаның чыгышы яңгырады. Ә Фәннур Хәсәнов исә җырлап кына калмады, аңа Венера Вәгыйзова һәм Бари Дианов белән берлектә концерт программасын алып бару да насыйп булды.
Шунысын билгеләп узу мәслихәт: Сабантуй Лейпцигның үзәк һәм иң күркәм паркында үткәрелде. Musikpavillon дип аталган кафе янындагы яшел аланлыкта бәйрәмнең кунаклары көянтә һәм чиләкләр белән йөгерделәр, капчык киеп чаптылар, чүлмәк ватарга омтылдылар, аркан тартыштылар. Бәйрәмнең асыл таҗы булган көрәш шулай ук оештырылган иде. Ярышларда җиңүчеләргә махсус бирегә китерелгән Татарстан бүләкләре – түбәтәйләр, татар музыкасы язылган дисклар һәм башк әйберләр тапшырылды.
Татар бәйрәмендә катнашучылар һәм тамашачылар кайбер милли ризыклардан, әйтик, чәк-чәктән авыз итү бәхетенә ирештеләр. Өчпочмаклар һәм татар кухнясының башка тәмле ризыкларыннан кич белән Лейпцигның икенче өлешендә Дания Зиннәтуллина – Хофман җитәкчелегендә Германия татарлары кафеда оештырган бәйрәмдә татып карау мөмкин булды. Анда концерт программасы дәвам итте һәм теләгән кеше татар музыкасын тыңлап кинәнде.
Сабантуй кысаларында, Таһир Гатауллинга һәм Илдар Ильясовка Татарстан вә немец бизнесы вәкилләре очрашуын оештыру мөмкин булды. Гераниядәге Татар Берлеге хәбәр итүенчә, Германия хәкимнәренең Сабантуйда катнашуы Татарстан-Германия мөнәсәбәтләре үсешенә уңай йогынты ясамый калмас дип уйланыла.
Чыганак: “Татар-информ”