Галимнәр Җиргә охшаш планетаның булуы турында ачыш ясады

Кичә, ягъни 23 июльдә космик киңлекне тикшерү һәм очу буенча милли идарә (NASA) үзенең сайтында Җиргә нык охшаш экзопланета табуы хакында хәбәр итте.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 24

Кичә, ягъни 23 июльдә космик киңлекне тикшерү һәм очу буенча милли идарә (NASA) үзенең сайтында Җиргә нык охшаш экзопланета табуы хакында хәбәр итте. Бу ачыш Kepler телескопы ярдәмендә башкарылган.

Җиргә охшаш Kepler 452b планетасы үзенең күрсәткечләре белән Кояшка охшаш булган йолдыз тирәсендә әйләнеп йөри. Галимнәр әлеге планетада аксымның булуын кире кага алмый. Kepler 452b планетасы нибары 1,6 мәртәбә Җирдән зуррак. Ул Җирнекенә охшаш орбита буенча йолдыз тирәсендә әйләнеп йөри (орбитасы Җирнекенә караганда бары тик 5 %ка озынрак). Димәк, андагы бер ел 385 Җир көненә тигез.

Бу планетаның зур булмаган күләме галимнәргә әлеге күк матдәсенең каты токымнан торуы хакында фараз кылырга мөмкинлек бирә.

Kepler 452b планетасы үзенең Kepler-452 дип аталган “Кояшы”ннан, Җир белән Кояш арасына караганда 5%ка ераграк урнашкан. Kepler-452 йолдызына – 6 миллиард ел, ул Кояшка караганда 1,5 миллиард яшькә олырак. Шулай ук ул 20 %ка яктырак һәм Кояш диаметры белән чагыштырганда, 10 %ка зуррак.

Әлеге Kepler 452b – булуы расланган 1030 нчы планета, дип хәбәр итте “Ведомости”.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе