
Бу көннәрдә кешелекне Эбола дигән вирус интектерә башлады. Америка галимнәре дә әлеге авыруның борынгы тамырларын өйрәнергә кереште, чөнки ул хәзерге эпидемия белән көрәшергә ярдәм итәр, дип уйланыла.
Эболаның филовируслары моннан 16-23 миллион ел элек, миоцен чорында барлыкка килгән.
Lenta.ru агентлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, бу хакта PeerJ журналында һәм Нью-Йорк штаты университеты матбугат релизында язылган.
Элек хәзерге филовируслар моннан 10 мең ел алдан, авыл хуҗалыгы белән бергә барлыкка килгән, дип исәпләнә иде. Ләкин Америка галимнәре бу чикне Җирдә кешегә охшаш маймыллар килеп чыгу вакытына чикерделәр.
Дерек Тэйлор һәм Җереми Брюнн генетик материал кисәкчәләрен – казып алынган геналарны тикшергәндә моннан күп еллар элек барлыкка килгән әлеге вирус инфекциясенә тап булганнар. Шундый филовирус гены әрләннәрнең ике төрендә һәм ике төр кыр тычканында шул ук урында табылган. Вирус бу җәнлекләргә әле алар аерым төр булып аерылганчыга кадәр үк эләккән булган. Ә ул исә 16-23 миллион ел дигән сүз.
Дөньяда Эбола вирусын йоктыручылар саны 10 меңнән арткан, 5 меңләп кеше бу чирдән үлгән. Әлеге саннарны Дөнья Сәламәтлек Оешмасы 25 октябрьдә китерде. Авыру һәм үлүчеләрнең күбесе Көнбатыш Африканың Либерия, Гвинея, Сьерра-Леоне илләреннән.