Луизиана университеты биологлары иң озын балык (ул 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин) буларак, Гиннеслар рекорды китабына кергән сельдлар королен 2008 елдан бирле эзләделәр. Бу вакытларда алар Мексика култыгында BP, Shell, Chevron компанияләренең бораулау җиһазларында, Serpent фәнни проекты кысаларында эшли иделәр. Ниһаять, үз максатларына ирешкән чагында алар башта бу хәлгә ышанмыйлар, әлеге балыкны нефть торбасыдыр, дип уйлаганнар.
«Вертикаль рәвештәге ниндидер ялтыравыклы әйбер күрдек. Рәсемне зурайтканнан соң, без аның балык икәнлеген аңладык”,-дип белдергән BBCга профессор Марк Банфильд. Биологларның билгеләмәсе буенча объективка эләккән балыкның озынлыгы 5 метрдан 10га кадәрне тәшкил итә.
"Аның ничек йөзүен күзәтү кызыклы булды. Шактый тирәнлектә аңа зур тизлекне саклау ничек мөмкин булгандыр?”-дигән Банфильд. Элек каешка охшаган балыкны ул өскә чыккач яисә ярда үле килеш яткан чагында гына күрә иделәр. Ул 200 метрдан алып, 1 чакрымга хәтле тирәнлектә яши. Шуңа күрә галимнәр аның хакында аз белә, дип яза The Daily Mail.
Беренче тапкыр сельд короле 1772 елда Норвегия биологы Петер Асканиус тарафыннан табыла. Озын булуга карамастан, бу балык тар һәм нәзек. Озын арка йөзгечләре үзенчәлекле таҗ сыман күренеп тора.