Галиәсгар Камал исемендәге театрда — “Хуҗа Насретдин”

6 февраль көнне кичке 7 дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Нәкый Исәнбәт пьесасы һәм Сүрия драматургы Саадалла Ваннус әсәре буенча куелган “Хуҗа Насретдин” спектакленең премьерасын тәкъдим итә.

БӘЙЛЕ
2015 Янв 21

6 февраль көнне кичке 7 дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Нәкый Исәнбәт пьесасы һәм Сүрия драматургы Саадалла Ваннус әсәре буенча куелган “Хуҗа Насретдин” спектакленең премьерасын тәкъдим итә.

Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куя. “Спектакль төрле каршылыклы фикерләр уятырга, гауга чыгарырга мөмкин”, - дип фаразлый театр тәнкыйтьчеләре.

Пьеса сугыш алдыннан, Сталин репрессияләре заманында, языла. “Бу әсәрдә, Исәнбәтнең күп кенә башка әсәрләрендәге кебек, яшерен мотивлар, автор табышмаклары ята. Алар еш кына әсәрнең төп эчтәлегеннән мөһимрәк була, бу очракта да, мөгаен, шулайдыр”, - ди театр тәнкыйтьчесе, Г. Камал театрының әдәби бүлеге мөдире Нияз Игъламов.

Беренче карашка, пьесаның эчтәлеге һәм акыл иясе, шамакай Хуҗа образы соцреализм шәкелендә хәл ителгән. Шулай да, монда төп мәгънә – авторитар режимны кабул итмәүдә, гражданлык ирегенең тыелуында, дип аңлата театрның матбугат хезмәте.

Спектакльне 6-8 һәм 27 февраль көннәрендә карарга мөмкин дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе