
«Ярдәм» Милли ислами хәйрия фонды «Әл-Әмин” фонды җитәкчелеге ярдәмендә “ДЦП» һәм “Дауна синдромы” белән авыручылары булган “Гаилә учагы” балалар йортына зур булмаган бәйрәм ясады һәм аларга бу уңайдан сезонга яраклы киемнәр сатып алып бирде.
Балаларның әнисе булган Мәликә ханым озатуында “Ярдәм” фонды хезмәткәрләре сабыйларны кибеткә алып бардылар, анда алар үзләренә охшаган киемне алып, гардеробларын тулыландырдылар.
“Ярдәм” фонды җитәкчелеге Бабаскин Е.П. фондына һәм “Әл-Әмин” фонды хезмәткәрләренә мәрхәмәтлелек кылганнары өчен олуг рәхмәтләрен белдерде. Ник дигәндә, аларның балаларга күрсәткән ярдәменнән дөньялар тагын да ямьләнеп китте. Балаларның көләч елмаюыннан да нәрсә бар кадерлерәк?!