
Узган елның 28 октябреннән Казанның "Гаилә мәчете"ндә мөфти урынбасары, мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ислам һәм гаилә темасына вәгазьләр сөйли башлады.
Белгәнебезчә, Рөстәм хәзрәт мондый дәресләрне узган ел башлап җибәргән иде. Мәхәллә халкында алар зур кызыксыну уятты. Шуңа күрә хәзрәт янә гаилә темасын колачлаган вәгазьләр сөйләүне дәвам итә.
Аерым алганда, хәзрәт диндә бала тәрбияләү, гаилә мәсьәләләрен чишү юллары кебек темаларны кузгата. Шулай ук гаиләне саклап калу, аерылышудан качу кебек четерекле мәсьәләләр турында сөйләшү алып бара.
Рөстәм хәзрәт вәгазьләре сәгать 18.00дә башлана, атнаның һәр сишәмбе көнендә уздырыла. Белешмәләр өчен телефон: (843) 264-60-18.
Чыганак: Диния нәзарәте матбугат хезмәте