
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, "Яңа Гасыр” телеканалы белән берлектә, “Ярдәм” фондының “Гаилә җылысы” инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютындагы балаларга ярдәм итү максатыннан, "Сөючеләр фида кыла" телемарафонын уздыра.
Телемарафон 24 сентябрьдә 6.30 сәгатьтә "Кол Шәриф" мәчетендә узачак гает намазының туры трансляциясе тәмам булуы белән үк башланып китә һәм 9.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.
2013 елда үткәрелгән телемарофон нәтиҗәсендә, Теләче районының Җөри авылында ике бина алынды, үзәкне оештыру эшләре җайга салынды. 2014 елда марафонда катнашучылар ярдәмендә биналар әнисез, әтисез, аның өстенә сәламәтлекләре начар булган балаларны кабул итәрлек дәрәҗәгә җиткерелде. Балаларга махсус медицина җиһазлары алынды, үзәкнең тирә-юнендәге җирлек тәртипкә китерелде. 2015 ел башында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге үзәккә махсус җайлаштырылган микроавтобус бүләк итте.
Быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте янә барчабызны марафонда катнашырга һәм хәйрия эшенә үз өлешебезне кертергә чакыра. Телемарафон балаларны дәвалау өчен шартлар тудыру ниятеннән оештырыла.
Марафонда катнашу өчен 7715 номерына "Нур" сүзен язып SMS җибәрергә кирәк һәм телефон счётыннан инвалид ятим балаларның тернәкләндерү үзәге счетына 50 сум акча алыначак (төгәл сумма операторга бәйле). Сәдака бирергә теләвегезне раслауны сорап, җавап SMS киләчәк. Бу бик мөһим: раслаусыз акчаларыгыз балаларга барып җитми.
Әгәр зуррак сумманы җибәрергә теләсәгез, "Нур" сүзеннән соң буш ара (пробел) калдырып, күчерергә теләгән суммагызны языгыз. Иң мөһиме – расларга онытмагыз. Шул рәвешле, 7715 номерына "Нур" сүзе белән SMS яки "Нур" буш ара (пробел) һәм сез күчерергә теләгән сумманы язып, SMS җибәрергә кирәк.
Аллаһы Тәгалә сәдакаларыгызны кабул итсен һәм безгә – ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышып торырга һәрвакыт мөмкинлек биреп торсын, дип мөрәҗәгать итәләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән.
Чыганак: "Татар-информ"