
Ризык әзерләгәндә аны термик яктан дөрес эшкәртмәү балалар һәм олылар организмында канцерогеннар барлыкка китерә ала.
Милли азык институты белгечләре мәгълүматына караганда, куркыныч авырулар чыганагы булып, күп кешеләргә билгеле гадәти ризыклар торырга мөмкин. Барыннан да бигрәк, алар углеводка бай ризыклар. Дөрес пешермәгәндә, ризык яман шеш китереп чыгарырга сәләтле акриламид дигән агулы матдә бүлеп чыгара. Шуңа күрә галимнәр углеводка бай ризыкларны пешергәндә, аның температурасын 175 градустан арттырмаска киңәш итә.
Әйтик, бәрәңгене 175 градустан артык температурада пешергәндә, 36 % куркынычлы матдәләр кеше тәненә, кәһвәдән (кофедан) – 30, ипидән 13 % агулы матдәләр инсан организмына эләгә. Ә балаларда бу күрсәткечләр тагын да югарырак. Бәрәңгедән – 43%, чипсыдан һәм шоколадтан – 20%, ипидән 16 % акриламид, ягъни яман шеше китереп чыгаручы матдә бала тәненә эләгә.
Моннан тыш, белгечләр фикеренчә, балага дөгедән пешерелгән ипи һәм дөге боткасы да куркынычлы санала. Ни өчен дигәндә, бу ризыклар югары температурада әзерләнә һәм аларда агулы химик элемент – неорганик мышьяк барлыкка килә. Шул рәвешле, дөгедән пешерелгән ризыкларны дәвамлы кулланучылар үзләрендә яман шеш китереп чыгарырга мөмкиннәр.
Шулай ук 120 градустан югары температурада әзерләнүче дөге, бәрәңге яки ипине күп кулланганда, кургашын, кадмий, полихлоридланган бифенил һәм диоксин кебек куркынычлы матдәләр килеп чыгуы ихтимал, дип исәпли Дания иле белгечләре. Аларны даими рәвештә ризык итеп кулланганда, яман шеш авыруы килеп чыгуы ихтимал.