Гөлчәчәк һәм «Сәлимә»

Фәһимнең күркәм бер гадәте бар.

БӘЙЛЕ
2012 Сен 25
Фәһимнең күркәм бер гадәте бар. Әгәр ул бер әйбәт эш белән мавыгып китсә һәм бу шөгыле аңа ихластан ошаса, әлеге гамәлне рәхәтләнеп дәвам итәр.
Соңгы вакытларда ул ничектер өйдәге гөлләрне үзе карый, үзе тәрбияли башлады. Дөрес, өйдәгеләре дә бу эштән читтә калмаска тырыша. Әмма Фәһимнең күңеленә алар нәрсәнедер эшләп бетермиләр, шуңа гөлләр дә үз вакытында чәчәк атмыйча иртә сула кебек тоела. Әнә бит, ул узган елда бу гүзәл гамәлгә үзе тотынгач, тәрәзә төбендәге роза гөле (татарча исеме - гөлчәчәк) аларга берничә җете кызыл чәчәген бүләк итте. Фәһим хәләл җефетенә шулчакта: "Менә безнең мәхәббәтебез кабаттан чәчәк атарга кереште”,-дип шаяртты. Дөрес, уены да, чыны да бар иде аның бу сүзләрендә.
...Беренче хәләл җефете вафат булганнан соң, тиз генә өйләнә алмыйча интекте ул. Аңа бер хатынның артык тулы гәүдәле булуы, икенчесенең, киресенчә, какчалыгы ошамады. Ә өченчесенең зәһәр теле йөрәгенә ярамады. Дүртенчесенең шешәләр белән дустанә мөнәсәбәттә икәнлеге ачыкланды. Дөресен генә әйткәндә, җене сөйми Фәһимнең хәмер эчкән хатын-кызны. Беренче хатынының үги әнисе дә шактый төшерергә ярата иде. Әбисенең бик еш кына чөгендердәй кып-кызыл булып йөрүен, кинәт кенә, тик торганда кеткелдәп көлеп җибәрүен, ә кайчакларда кычкыра-кычкыра кемнедер сүгеп йөрүен күреп, Фәһим хәйран кала, гаҗәпләнә иде. Алай гына да түгел, аның мондый түбән халәтеннән ояла, кыенсына иде Фәһим. Аның каравы, әбисенең моңа һич тә исе китми, җан газабы да кичерми иде булса кирәк.
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, Фәһим Казандагы фатирларының тәрәзә төбендә үсүче гөлчәчәкне сөеп, яратып карый, тәрбияли башлады. Ник дигәндә, яңарак кына өйләнешкән хәләл җефете Гөлнәзирә алып кайтты аны. Сер түгел, чәчәк атучы гөлләр аеруча хуш килә Фәһимнең күңеленә. Шуңа күрә берәр чәчәге булган розага ул аерым игътибар бирергә кереште. Ягъни аның дымы бармы, юкмы икәнлеген тикшерде, саргайган яфракларын алып ташлады. Әгәр гөлнең төбе, балчыгы дымлы икән, ул бу көнне аңа су сипмәде. Ә кыш көнендә розага салкын тимәсен дип, тәрәзәләрне яхшылап япты, рамнарның кырыйларына махсус кәгазь ябыштырды. Гөл дә бурычлы булып калмады, кышкы айларда ук Фәһим белән Гөлнәзирәгә үзенең җете кызыл чәчәкләрен бүләк итте.
Ямьле язлар җитүгә, гөлчәчәк башта никтер сүлпәнәеп киткәндәй тоелды. Бәлки бу аның ял итү, көч туплау чоры булгандыр. Шулай да Фәһим аның туфрагын алыштырып карарга булды. Ул бисмилласын әйтеп, белгән догаларын укып, туган яклардагы урманнан алып кайткан балчыкны салды розаның төбенә. Шуннан нәрсә булды дисезме? Роза бихисап чәчәк атарга тотынды. Бу хәлгә ул үзе дә, хәләл җефете Гөлнәзирә дә аптырады. Фәһим шуны сизде: соңгы вакытларда Гөлнәзирә белән аралары тагын да якынайды, аның өйгә атлыгып кайтасы килә башлады. Ә мондый күренештә шау чәчәктә утырган розаның да өлеше бардыр кебек тоелды. Дөрес, куш учка сыярлык чәчәкләр бер генә көн яшәп кала, аннары алар сабакларыннан өзелеп, тәрәзә төбенә төшә. Исе дә әллә ни шәптән түгел розаның. Аның каравы, ул ерактан ук купшы чәчәкләре белән күзләрне иркәли, җанга рәхәт матурлык барлыкка китерә.
Фәһим ул үзе - авыл малае. Моннан 40 ел элек Дөбъяз янындагы бер саладан Казанга укырга килде. Тик күпме генә тырышып карамасын, чыкмады аннан шәһәр кешесе. Төптән юан чыккан базык гәүдәсе, үтүкләмичә кигән чалбарлары аны кычкырып саталар, әйтерсең, хуҗабыз авылныкы дип оран салалар иде.
Беркөнне Фәһим роза гөленә авылдан алып килгән саф чишмә суын сипте һәм аның бер ботагында куш чәчәк бөресен күреп таң калды. Бу көтелмәгән хәл күңелен очыртып кына туган якларына алып кайтты.
...Моннан берничә еллар элек аларның "Сәлимә” кушаматлы сыеры көтмәгәндә-уйламаганда ике бозау китерде. Күпләр өчен бу зур ачыш, аңлап бетермәслек хәл булды. Чөнки аңа хәтле "Сәлимә” гел берәрне генә бозаулады. Аннары күрше-тирәләрдә дә мондый гайре табигый хәл булмаган. Кайберәүләр моны сыерның бозылуына фаразлады, алар бу эшне һич хупламады. Аеруча күршеләрендәге һәвәскәр мал табибы Шәмсетдин ага: "Гөлйөзем, сыерың бозылган, картаеп барганда мондый хәл һич яхшыга түгел”,-дигән хөкем чыгаргач, гаилә зур кайгы-хәсрәткә сабышты.
Менә инде соңгы берничә еллар буена сөткә дә, иткә дә рәхәткә тиендереп килде аларны "Сәлимә”. "Әллә күз тидеме икән?”-дип хафаланды Гөлйөзем. Кемнең күзе каты икән, дип авылдашларын күңеленнән кичерде. Шул күршесеннән генә шикләнде. Беркөнне Гөлйөземнең сөт тулы чиләк күтәреп, өйгә кереп баруын күреп, Шәмсетдин ага: "Ай-һай, Гөлйөзем, кая куеп бетерерсең инде бу тамаша сөтне?”-дип аңа сүз каткан иде. "Балалар күп бит безнең. Ашарлар, Аллаһы боерса, бер тамчысын да калдырмаслар, Шәмсетдин абый”,-дип җавап бирде Гөлйөзем мөмкин кадәр итагатьле булырга тырышып.
Фәһимнең хәтерендә әле бүгенгедәй саклана: һәммәсе дә Шәмсетдин ага әйткәнчә килеп чыкты. "Сәлимә” ике бозауны да үстерә алмады, аның берсе, дөресрәге, икенче булып дөньяга килгәне кәй булды, озакламый ул җан тәслим кылды. Шәмсетдин абыйның тормыш тәҗрибәсе зур иде, аның икенче фаразы да рас килде: "Сәлимә” икенче елны бозауламады. Моннан хуҗалар, димәк, сыер чынлап та картайган дип хөкем чыгардылар. Бу хәлләрдән соң, Шәмсетдин абыйның абруе шактый күтәрелде, ә "Сәлимә”неке нык төште. Ә югыйсә әле кайчан гына барлык Дусым урамнарын нурга күмеп, сөт тулы җилемнәрен әле уңга, әле сулга чайкалдырып кайта иде көтүдән аларның сыеры. "Сәлимә”нең көтүдән кайтуы хуҗалар өчен зур вакыйгага әйләнә иде. Ә инде ул елны "Сәлимә” бозауламагач, көннәре күңелсезгә, шактый эчпошыргычка әйләнде. Әллә, Раббым, Шәмсетдин абыйның сыерыгыз бозылган дигән хөкеме чынга ашамы? Яше дә бар шул инде бахыркайның. Мөгезендәге сырлары да уннан артып китә. Балалары да әнә: "Әни, җитәр инде, асрамадың түгел сыерны. Картайды бит ул. Әнә, синнән яшьрәкләр дә сыер асрамый хәзер”,-дип ананың теңкәсенә тияргә тотындылар. Менә шул чакларда Фәһимгә ешрак авылга кайтып, әнисенә булышырга кирәк булган да бит. Әмма Фәһим ул чакларда үзе дә җаһилият чорында яшәде: диннең нәрсә икәнлеген белмәде, гөнаһлы гамәлләре дә хәттин ашкан иде. Кыскасы шул: Фәһим ул чакларда авылга еш кайта алмады, ә әнисенең үзенә генә сыер асравы авырга туры килде. Ул тагын бер тотты әле сыерны. Аннары теге улларының йогынтысына бирелде. Суйдырырга риза булмады ул үзе белән картайган сыерны. Алар аны белмәгәнрәк чит җиргә илтеп тапшырырга кирәк дигән карарга килделәр. Бер улының Балык Бистәсендә танышлары бар икән. Шундагы бер хуҗалыкка килтеп бирергә булдылар аны.
"Сәлимә”, әйтерсең, алдан ук сизенгән иде бу йорттан, дөресрәге, ияләнгән абзардан мәңгегә китәсен. Алдына куйган азыкны да ашамаган иде ул. Хәтта иң яраткан ризигына – яхшылап он салып болгаткан башагына да кагылып карамаган. Иртән аны алып китәргә дип килгән ят машинаның кузовына менәргә теләмәде. Берничә ир кеше аны эткәли-төрткәли чак каплаулы машинага менгерделәр. Бик моңсу иде "Сәлимә”нең күзләре бу мизгелләрдә. Фәһим аларга туры карамаска тырышты. Гаебе бар сыман булып тоелды. "Сәлимә”нең алдына печән салдылар да, машина кузгалып китте. Аларны озатырга дип килгән бөтен күрше-тирә тузан эчендә калды. Әйтерсең, соңгы юлга озаталар иде "Сәлимә”не. Хәер, ул шулай булып чыкты да.
Балык Бистәсе районындагы ерак бер авылга илттеләр "Сәлимә”не. Машинадан төшергәндә аның бөтен саны дер калтырый иде. Фәһимнең елмаеп, аңа сузган ипиен дә авызына капмады ул. "Сәлимә” бик нык үпкәләгән иде булса кирәк үзенең элекке хуҗаларына. Менә аны ферма сыерлары янына илтеп куштылар. Шунда ферма мөдире: "Монда озак яши алмый инде ул, чөнки өйдәге тәрбия булмый аңа барыбер”,-дигәч, Фәһимнең күңелен моңсу уйлар биләп алды. Ә сыерның мөлдерәмә тулы күзләрен күргәч, аның йөрәге телгәләнде. Тизрәк бу авылдан китәргә дә, һәммәсен онытырга кирәк иде аңа.
Менә ул кайтыр юлга чыкты. Казанга кайткач та, соңрак та "Сәлимә”нең йөрәк әрнеткеч карашы әле тиз генә аның күңеленнән китмәде.
Еллар барыбер үзенекен итә икән. Теге вакыттагы вакыйгалар инде Фәһимнең күңелендә тоныкланды, хәтта хәтереннән җуела башлаган иде.
Тәрәзә төбендәге роза гөленең куш чәчәкле ботагын күргәч, никтер капылт кына аның исенә "Сәлимә” вакыйгасы килеп төште. Югыйсә, күпме карлар яуды, сулар акты инде ул заманнардан бирле. Хәтерен җуймаганда, адәм баласы әле яши диләр. Хак икән.
Фәһим инде үзе дә әкрен генә картаеп килә. Пенсиягә чыгарга да күп калмады аңа. "Роза гөлем чәчәк атмый башласа, нишләрмен?”-дигән уйлар яшен тизлегендә йөгереп узды аның баш миеннән. "Тик барыбер чыгарып ташламам мин аны, балчыгын алыштырып, вакытында ашламасын сибеп, гел яңартып торырмын”,-дигән фикергә килде ул.
Кем белә, бәлки сыеры да, чәчәге дә – һәммәсе Аллаһ тарафыннан адәм баласын сынау өчен генә бирелә торгандыр. Менә монысына иманы камил иде Казанда гомер кичерүче Фәһимнең.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе