Франция Русиягә "Мистраль" сатмаганы өчен 950 миллион евро түләде

Русиягә карата кертелгән санкцияләр сәбәпле, Франция Русиягә боралак ташучы "Мистраль" хәрби көймәләрен сата алмады.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 04

Русиягә карата кертелгән санкцияләр сәбәпле, Франция Русиягә боралак ташучы "Мистраль" хәрби көймәләрен сата алмады.

Франция Русиягә "Мистраль" тибындагы боралак ташучы ике хәрби көймәне сату турында килешүне туктату сәбәпле, 950 миллион евро түләде, дип хәбәр ителгән Франция Милли мәҗлесенең интернет сәхифәсендә. Бу түләү турында килешүгә Мәскәүдә 5 август Русия премьер-министры урынбасары Дмитрий Рогозин һәм Франция вәкиле Луи Готье кул куйган иде. Акчалар түләнеп беткәнче Франция бу көймәләрне башка дәүләткә сата алмый.

Русия өчен 1 миллиард 300 миллион долларга боралак ташучы ике көймә ясау турында килешү Париж белән Мәскәү арасында 2011 елда төзелгән иде. Узган ел Русиянең Кырымны аннексияләве һәм Украинаның көнчыгышындагы хәрби чараларга катнашуы өчен Мәскәүгә санкцияләр кертелгәч, Париж килешүне туктатты дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе