
Хәзинә эзләүчеләр Американың Флорида штаты янындагы океан төбеннән моннан 300 ел элек суга баткан Испания корабленнән алтын акчалар табып, аны өскә күтәрделәр. Хәзинә хокукына ия булган тикшерүче Брент Брисбеннең журналистларга хәбәр итүенчә, алтын акчалар гомумән 4,5 миллион доллар тора, дип бәяләнгән.
Гомумән алгапнда, хәзинә эзләүчеләр җиргә 350 алтын акча күтәргәннәр, аларның 8е аерым кыйммәткә ия Король эскудосы санала. Элек бу төр акча 20гә якын гына сакланган, дип исәпләнә иде. Хәзинәне галеоннарда Гаванадан Испаниягә илтергә теләгәннәр. Алар Испания монархына барып ирешергә тиеш булганнар. Тик 1715 елда көчле давылга юлыгу сәбәпле, 11 корабль суга баткан. Ул вакытта 1 меңгә якын кеше һәлак булган.
Брисбеннең 1715 Fleet-Queens Jewels дигән компаниясенеке булган хезмәткәрләр хәзинәне 30 июльдә табалар, тик аның бәясе 4,5 миллион доллар торуы әле хәзер генә билгеле булды. “Алтын акчалар әле кичә генә суга баткан сыман күренделәр”,-дип билгеләп үткән су астыннан акчаларны табып алучы Уильям Барлет. Океанның Виро-Бич каласыннан ерак булмаган урыны очраклы рәвештә генә сайлап алынмаган, аннан ерак түгел урында суга баткан башка хәзинә табылган булган.
Алтын акчаларны су өстенә күтәрү эше биш көнгә сузылган. Суга чумлаучылар аларны ком арасыннан аралап алганнар. Бу урында суның тирәнлеге нибары 2,4 метрны тәшкил итә. 1715 Fleet-Queens Jewels компаниясе табылган хәзинә белән үзе теләгәнчә файдалана ала, чөнки аның моңа хокукы бар.
Гомумән алганда, 1715 елда суга баткан корабльләрдә 400 миллион долларлык алтын акчалар һәм бизәнү әйберләре бар, дип фараз кылына.
Язма “Яндекс.ру”дан алынып, тәрҗемә ителде