Флорид абыйның рухы хәзер догага гына мохтаҗ

Әгәр үзе исән булса, бүгенге көндә безнең сөекле кафедра мөдиребез Флорид Имамәхмәт улы Әгъзамовка 80 яшь тулган булыр иде.

БӘЙЛЕ
2016 Фев 12

Әгәр үзе исән булса, бүгенге көндә безнең сөекле кафедра мөдиребез Флорид Имамәхмәт улы Әгъзамовка 80 яшь тулган булыр иде.

Мин Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегенә (ул вакытта КДУ ның тарих-филология факультеты бүлеге иде) 1971 елда укырга кердем. Хыялларым һәм өметләрем зурдан иде: каләм иясе буласым килде. Ә Флорид абый университетка 1972 елда килде, менә шул вакыттан бирле без аның лекцияләрен тыңладык, аның тыйнак һәм студентларга искитмәле яхшы мөгаләмәдәге кеше булуын тойдык. Нинди генә сорау белән кафедра мөдире янына керсәк тә, ул безне игътибар белән тыңлар иде. Хәтта: “Әти-әниең бармы? Хәлләре ничек? Син үзең кайсы яклардан?”-кебегрәк сорауларны бирә иде ул. Әлбәттә, без аның сорауларына мөмкин кадәр ачык итеп, барысын да тәфсилләп сөйләп җавап бирә идек, чөнки ул кешене тыңлый белә, ара-тирә үзенең гади генә сөальләрен дә биреп куйгалый иде. Шулай да мин аның “ярдәм” сүзен каты итеп: “Ярдам”,-дип әйтүен ишеттем, тик ни өчен болай әйтүен үзеннән сорый алмадым. Ничәме ничә еллар узгач кына, аның Башкортстаннан килгән кеше булуын белгәч, ни өчен “ярдәм” сүзен каты итеп әйтүенең мәгънәсен аңладым, әмма Флорид абый үзе һич кенә дә каты бәгырьле кеше булмады.

Кичә Флорид абыйның 80 еллык юбилеена килгән күп санлы мөхәррирләр, укытучылар, журналистлар арасында аның белән күп еллар буена бергә эшләгән Илдар Низамов, Ренат Нәбиев кебек профессорлар да, аның укучылары булган Татарстан Язучылары берлеге рәисе Рафис Корбан, “Ватаным Татарстан” газетасы мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, аның урынбасары Габделбәр Ризванов, Татарстан Журналистлары берлеге рәйсәсе Римма Ратникова, аның урынбасары Люция Фаршатова, мөхәррир Фаил Гыймадов һәм башка бик күпләр бар иде.

Башта сүз Римма Атлас кызы Ратниковага бирелде. Ул Флорид абыйның күркәм сыйфатларын, аның игелекле, кешелекле гамәлләрен санап киткәннән соң, бүгенге көндә ул яшәгән йортка мемориаль такта куярга уйлауларын әйтеп узды. Менә шул хәл мине гаҗәпкә калдырды да инде! Флорид абыйның вафат булганына 10 ел вакыт узып киткән, ә аңа әлегә кадәр истәлек тактасы да куелмаган икән?! Искитмәле гаҗәп хәл бит бу! Бүгенге көндә инде Флорид абый яшәгән йортка истәлек тактасын куярга гына түгел, бәлки аның исемендәге урамны, бәйгеләрне, студентларга стипендиясен булдырырга кирәктер. Әйе, кичәге искә алу кичәсендә Римма ханым: “Журналистлар башкаларның мәнфәгатьләрен кайгыртып күп язалар, ә үзләрен оныталар”,-дип бик дөрес әйтте.

Дөресен генә әйткәндә, мине халык шагыйре Роберт Миңнуллинның: “...Мин хәзер өйгә кайтам да, Флорид абый рухына багышлап бер рюмка җибәрәм әле”,-дигән сүзләре бик гаҗәпләндерде, чөнки ислам дине буенча мәрхүмнәрнең рухы фәкать догага гына мохтаҗ булуын без яхшы беләбез, ләбаса!

Казан дәүләт университеты профессоры Илдар Низамовның саф татар телендәге чыгышы исә мине ифрат дәрәҗәдә шатландырды. Чыгышы белән Әтнә районы авылыннан булган Илдар абый Башкортстанда нәшер ителгән “Кызыл Таң” газетасында эшләгәндә Флорид абый белән таныша. Алай гына да түгел, Флорид абый аны Казанга кайтырга һәм бергәләп эшләргә үгетли. Илдар абый шулай эшли дә. 30 ел буена алар бергәләп Казан дәүләт университетында студентлар укыталар һәм һәм бу вазифадан тәм табып, шатлыклы халәт кичереп яшиләр.

“Флорид миннән 8 айга соңрак туган, шулай да мин аны һәрвакытта абый, дип атап йөрттем, чөнки ул кешелеклеге, студентларны яратуы белән безнең барыбыздан да өстен булды. Ул галим дә, шул ук вакытта оста фельетончы да, кыскасы, зур хәрефләр белән язылучы КЕШЕ иде”,-диде Илдар абый Флорид Имамәхмәт улы турында.

Моннан берничә көн элек Татарстан Журналистлары берлегенең музеенда Флорид абый Әгъзамовны искә алу кичәсе үткәрелде. Анда Казан федераль университетының Журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин чыгыш ясап, Флорид абый турындагы истәлекләрен уртаклашты, элеккеге деканның гуманистлык идеяләренә тугры булып яшәве хакында сөйләде. Васил әфәнденең әйтүенә караганда, шушы аралардан Журналистика факультеты «Югары журналистика мәктәбе” дип йөртеләчәк икән. “Ә Флорид абый безнең күркәм эшләрне югарыдан карап, куанып ятыр, дип уйлыйм”,-диде Васил әфәнде сүзенең ахырында.

Әйе, Флорид абый үзе дә күп яза иде. Журналистлар музеенда аның оста кулы белән язылган фельетоннар саклана. Ул аларга үзенең Башкортстандагы туган авылы исеме белән “Бикмәтле” дигән имза куйган.

Флорид абый әле шигырьләр дә язган икән. Аның Башкортстаннан Казанга килүенең бер максаты да шул шигырьләрен дөньяга чыгару булган, әмма ул бу теләгенә ирешә алмаган. Ә Журналистлар берлегендәге кичәдә Флорид абыйның килене Елена Әгъзамова ул шигырьләрне дөньяга чыгарырга вәгъдә бирде.

Анда әле Татарстан Журналистлары берлеге рәисе урынбасары Люция Фаршатова, музей җитәкчесе Ралия Фәрхетдинова, танылган журналист Мәгъсум Гәрәев һәм башкалар чыгыш ясады. Мәгъсум абый Татарстан Журналистлары берлегенә чит илдәге каләм ияләре белән эшләү бүлегенең кирәк булуын әйтергә дә онытмады.
Хатыйп ГӘРӘЙ,
автор фотолары


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе