
Бүген Казандагы «Ярдәм» мәчете чатырында хәләл ризыклар һәм әйберләр ярминкәсе үткәрелде. Анда эшмәкәрләр үзләре җитештергән ризыкларны, көнкүреш, бизәнү әйберләрен сатты.
Миңа «Хәләл индустриясе милли ассоциациясе» башкарма директоры Флера ханым Абдуллина белән кыска әңгәмә кору насыйп булды.
Флера ханымның сөйләвенә караганда, “Хәләл индустриясе милли ассоциациясе” Татарстанда 2011 елда төзелгән. Шушы кыска гына вакыт эчендә алар Казанда гына түгел, җөмһүриятебездән читтә дә халыкка хәләл ризыклар тәкъдим итә башлаганнар.
“Хәзер без зуррак күләмдә ярминкәләр оештыра башладык. Без быел татарлар яшәгән күп төбәкләрдә булырга өлгердек. Әйтик, Оренбургтагы федераль Сабантуйда катнаштык. Хөкүмәтләребезнең килешүе нигезендә, Сабантуй вакытында безне зур палатага урнаштырдылар. Анда хәләл ризыкларыбызны бик теләп алдылар. Беләсезме нәрсә, әгәр җитештерүче үзе сата икән ризыкны, аның бәясе дә арзан була. Шуңа күрә мондый ярминкәләр гади халыкка бик кирәк”,-диде Флера ханым.
“Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов исә мөселман кешесе хәләл ризыклар белән генә тукланырга тиеш булуы хакында әйтте. “Безгә “Хәләл индустриясе” хезмәткәрләре ярминкә үткәрү өчен урын сорап мөрәҗәгать иткәч, рәхәтләнеп аларга мөндый мөмкинлекне булдырдык. Киләчәктә барлык Татарстан халкы хәләл ризыклар гына кулланса, республикабыз уңышлы эшләрен дәвам итәр, тагын да алга китәр”,-диде Илдар хәзрәт.
Ә менә чүпрәсез икмәк пешерүче эшмәкәр Фәрит Заһидуллинны хәләл ризыкларны сату урынының булмавы борчый икән. “Без хәзер килеп терәлдек. Кибет челтәрләренә безне кертмиләр. Алардагы “Пятерочка”, “Магнит” кибетләрендә Мәскәүдән китерелгән куллану вакыты чыга торган ризыкларны саталар, ә үзебезнең хәләл ризыкларга урын юк. Кичә генә авылдан килдек. Авыл халкы үзләре үстергән бәрәңгене кайда сатарга икәнен белми, чөнки аның механизмы эшләнмәгән. Кешедә әйбер күп, җитештерү өчен бернинди каршылык юк. Тик аны сатарга урын юк”,-дип үз фикерен белдерде Фәрит әфәнде.
Хәләл ризыкларны җомга көнендә "Ярдәм" мәчетенә килгән халык та яратып алды.
Хаҗип ӘХМӘТША