Фәрит Уразаев: “Алтай татарлары Аллаһка гына карый”

Алтае крае Барнаул шәһәрендә узган Сабантуйда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, өлкә губернаторы Александр Карлин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты. Сабантуй барышында Татарстан белән Алтай арасында хезмәттәшлеккә кул куелды.

БӘЙЛЕ
2012 Июн 18
Барнаул шәһәре татарлары мәчет төзеп ята. Алтае крае Барнаул шәһәрендә узган Сабантуйда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, өлкә губернаторы Александр Карлин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты. Сабантуй барышында Татарстан белән Алтай арасында хезмәттәшлеккә кул куелды.

Татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев Барнаул Сабантуенда булып кайтты. Алтайда үткән бәйрәм Сабантуй хәрәкәтендә нинди урын алыр? Шул турыда Фәрит Яскәр улы Уразаев белән интервью тәкъдим итәбез.

- Фәрит әфәнде, Русиядә татар хәрәкәте буларак Сабантуйлар гөрли. Чираттагы Сабантуй иҗтимагый-сәяси хәрәкәттә нинди урын алды?
- Бик әһәмиятле чара булды. Татарстан республикасы президенты һәм Алтай крае губернаторы катнашты. Ике субъект арасында экономика, фән һәм мәдәни өлкәсендә хезмәттәшлеккә кул куелды. Бу – андагы татар җәмәгатьчелеге эшчәнлеге нәтиҗәсе. Алар үзләренең эшләрен административ ресурслар ярдәмендә алып бара. Андагы Иҗтимагый Палата җитәкчесе татар кешесе – Равил Абызов. Ул юридик фәннәр докторы, криминалист. Шул ук вакытта төрки халыклар, борынгы татар тарихы белән кызыксынучы шәхес. Әнвәр Солтан улы Әминов Алтайның татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе. Барнаулда мәчет төзелеп бетеп килә.

- Быелгы Сабантуй башка елдагылардан аерыламы?

- Быел Сабантуйга президент Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов килде. Бәйрәмне оештыруда Актаныш районы зур ярдәм күрсәтте. Узган ел Сабантуйда 500 кеше катнашкан булса, быел 10 мең кеше җыелды. Чыннан да хәрәкәт, алга китеш бу. Башка халыклар да бәйрәмне үз итә. Көрәшләре матур булды. Батырга машина һәм Алтайда гына үрчетелгән 140 килолы тәкә бирделәр. Беренче урынны Барнаул егете, икенче һәм өченче урынны Новосибирск өлкәсеннән килгән татар егетләре алды.

- Фәрит әфәнде, Сабантуйга кайсы өлкәләрдән кунаклар килде?
- Әйтеп узганымча, Нововосибирскидан, Казакъстанның Семей (2007 елга кадәр Семипалатинск дип атала), Павлодар шәһәрләреннән татарлар килде. Алар да мәйданда үз колоритын күрсәтте. Президент алар белән дә очрашты. Киләсе елга Семейда да зур бәйрәм уздыру турында сөйләшенде. Очрашулар рухны күтәрә торган булды. Алтай крае җитәкчелеге бәйрәмгә ныклап әзерләнгән иде. Гомумән, Сабантуй мәйданыннан зур килешүләргә чыгу – зур хәрәкәт.

- Аннан Идел-Урал белән Алтай тарихи яктан да бер-берсенә бик бәйле бит.
- Алтай –төрки-татар башлангычының мәдәни бишеге. Татарстан өчен бу бик әһәмиятле. Сентябрь аенда Алтайда төрки халыклар цивилизациясенә багышланган конференция узачак. Болгарда булачак музейның беренче катына – борынгы төрки цивилизация өчен анда материаллар бик күп. Аннан туризм проектлары да күтәрелә. Шула итеп мәдәнияттән башланган эшчәнлек экономик яктан белән беркетелсә, Татарстан-Алтай багланышлары яңа дәрәҗәгә күтәрелер.

- Бу милләткә нәрсә бирә?

- Татарның статусы күтәрелә баруы күрелде. Бу андагы милли зыялыларның формалашуына китерә. Алар барысы да президент һәм татар конгрессыннан рәхмәт хатлары алды. Әйтергә кирәк, элита формалашкан җирдә эшне оештыру җиңелләшә, ул системалы рәвештә эшләнә башлый. Кыскасы, Сабантуй хәрәкәте үссен, бу Татарстан республикасының тәэсирле рычакларының берсе.

- Барнаулда мәчет кайчан төзелеп бетә?

- Тиздән эше бетәр. Бу эшкә Татарстан да ярдәм итсә яхшы булыр иде. Шуны без дә бу эштән читтә калмасак иде, чөнки мәчет татарныкы итеп төзелә.

- Барнаул мәчете кайсы дини идарәгә карый?

- Алар Алтай мөфтияте булып оешканнар, бүген бәйсез эшлиләр. Бары Аллаһы Тәгаләгә генә карыйлар.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе