Ифтар алдыннан җәмәгать, дәүләт, дин эшлеклеләре татар милләте өчен Рамазан аеның әһәмияте турында фикер алышачак. Аннан традицион исламны үстерүне төп бурыч итеп куйган “Ислам һәм татар” дөньясы концепциясе тикшерелә, аңа өстәмәләр, тәкъдимнәр кертеләчәк. Шулай ук Казан бүлегенең күпкырлы эшчәнлеге белән таныштыру булачак, дип хәбәр итә Казан оешмасы матбугат үзәге.
Фәрит Мифтахов оештырган ифтар ашында традиицион исламны үстерү турында сөйләшү Казан башлыгы Илсур Метшин чакыруына җавап булып тора. Мэр белдергәнчә, экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәшү өчен хакимият, депутатларның, матбугат чараларының, хокук саклаучыларның, җәмәгатьчелекнең берләшеп эш алып баруы кирәк.
- Казандагы татар-мөселман җәмәгатьчелеге Татарстанда традицион исламны үстерү һәм җәелдерүнең конкрет юлларын билгеләргә тиеш. Татар конгрессы традицион исламны кайтаруда төп көч була ала -, ди татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов.
Ифтар ашы 10 августта Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә (Мәҗит Гафури урамы, 67 нче йорт) узачак.
Тимер Сәгыйтов

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (2 өлеш)
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (1 өлеш)
Маэмайга сорау бар! Тукайның бала шигырьләре