Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Әтнә районына сәфәр кылды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Әтнә муниципаль районында эш сәфәре белән булды.

БӘЙЛЕ
2015 Авг 19

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Әтнә муниципаль районында эш сәфәре белән булды. Ул район башлыгы Габделәхәт Хәмитов, республика парламенты депутатлары Рауил Рәхмәтуллин һәм Ринат Закиров озатуында өч авыл җирлегендә булды, аннары район активы белән очрашты.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Иске Мәңгәр авылында республика Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин инициативасы һәм ярдәме белән торгызылган борынгы мөселман каберлекләре комплексында булды. Биредәге зират урынында 1504-1596 елгы 19 кабер ташы табылган һәм урнаштырылган.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл аксакаллары белән фикер алышты һәм Әтнә районында яшәүчеләрнең бабайлары истәлегенә, халык традицияләренә һәм туган телгә сакчыл мөнәсәбәтен билгеләп үтте. “Сез бу өлкәдә үрнәк булып торасыз, - диде ул. Безнең халыкның тарихи мирасы сакланырга һәм буыннан-буынга тапшырылырга тиеш. Без ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә Болгарда һәм Зөядә борынгы һәйкәлләрне торгызу эшләрен алып барганы өчен бик рәхмәтле”.

Фәрит Мөхәммәтшин Кышлау авылында Алмаз Сибагатуллин җитәкчелегендәге “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү комплексын карады. Соңгы елда хуҗалыкта 800 савым сыерга югары технологияле сөтчелек комплексы һәм 400 баш бозауга исәпләнгән абзар төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Терлекчелек корылмалары төзелешенә, катнаш азык цехы һәм силос траншеясы өчен сарыф ителгән акча күләме 75 миллион сумны тәшкил иткән.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе хуҗалыкта хезмәт җитештерүчәнлеге, үсемлекчелек рентабельлеге, хезмәт хакы белән кызыксынды. Хуҗалык җитәкчеләре республика җитәкчелегенә президент программалары кысаларында авылларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Алмаз Сибагатуллин, шәхси акчаларга өстәмә буларак, кредитлардан башка техника сатып алу, бина төзү һәм җиһазлау мөмкин булмас иде, дип белдерде.

Аннары республика парламенты җитәкчесе Яңа Шашы авылында тулы ремонттан соң ачылган җирле мәктәпне ачуда катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда авылларда яшәү сыйфатын яхшыртуга зур игътибар бирелә.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Әтнә районының социаль-икътисадый уңышлары турында район активы белән очрашуда белдерде.

Республика парламенты рәисе республикадагы вазгыять турында кыскача сөйләде һәм әтнәлеләр Президент һәм хакимиятнең җирле органнарына депутатлар сайлауларында актив булачакларына өмет баглады.

Татарстан Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге шул хакта белдерә.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе