
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кичә Страсбургта (Франция) Европа Советы Җирле һәм төбәкләр хакимиятләре конгрессы бюросы һәм Төбәкләр палатасы бюросының чираттагы утырышларында катнашты.
Көн тәртибенә халыкара хәлләр мәсьәләләре, шулай ук Европаның кайбер дәүләтләрендә төбәк сәясәте куелган иде. Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләренә март аенда комитет утырышы кысасында кабул ителгән төп карарларны җиткерде. Моннан тыш ул үзенең чыгышында 1 июльдә Нидерландның Хертогенбос шәһәрендә үтәчәк комитет утырышына кризис шартларында балаларның хокукларын яклау һәм хатын-кызлар арасында фәкыйрьлекнең таралуына каршы көрәш турында чыгышларның әзерләнүен билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.
Чыганак: "Татар-информ"