
Кичә Казанда Халыклар дуслыгы йортында ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясы советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың милли-мәдәни мохтариятләре җитәкчеләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
“2014 елда күп милләтле Татарстан иҗади тормыш белән яшәде. Катлаулы икътисади вазгытькә, санкцияләргә, кредитлар чикләүгә карамастан, узып барган елда республика уңышлы үсеш алды, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Ел нәтиҗәләрен 2013 ел белән чагыштырганда, тулаем төбәк продукты 1,6 трлн сумга җитеп 1,3 процент чамасы тәшкил иткән. – Бу сәнәгать һәм сәүдәнең төрле тармакларында оста җитәкчеләре һәм коллективлар хезмәте”.
Фәрит Мөхәммәтшин, мондый иҗади үсеш алуга барыннан да элек республикада төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре арасында тыныч һәм дустанә мөнәсәбәт урнашу этәрә, дип белдерде. Ул Татарстан Халыклар дуслыгы коллективына һәм республиканың милли-мәдәни мохтариятләре җитәкчеләренә Татарстанда яшәүче халыкларның милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклау буенча зур эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан парламенты спикеры шулай ук, Татарстан халыклары ассамблеясының 7 еллык үсеш чорында республикада 5 халыклар дуслыгы йорты, төрле милләт балалары өчен якшәмбе мәктәпләре булдырылды, яшьләр юнәлешләре, интернет-порталлар уңышлы үсеш ала, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин ассамблеяның күчмә утырышларын үткәрү практикасының уңышлы үсеш алуын ассызыклады. “Һәр халыкның телен һәм традицияләрен саклау – бу безнең беренчел бурыч”, - диде Татарстан Халыклар ассамблеясы советы рәисе котлау сүзендә.
Бәйрәм тантанасында Татарстан Халыклар дуслыгы йортының иҗат коллективлары һәм башкаручылар чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.
Чыганак: "Татар-информ"