
Кайбыч районындагы Кошман авылы мәдәният йортында вәгазь кичәсе оештырылды. Вәгазь сөйләү өчен Казанның “Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче мөгаллим Фәнис хәзрәт Мингәрәев килде.
Дини чарада Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч районы мөхтәсибенең ярдәмчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров, авыл имамнары, Кошман авылы халкы катнашты.
Фәнис хәзрәтнең динебез кыйммәтләренә багышланган вәгазе тыңлаучыларны битараф калдырмады. Тагын шунысын да әйтеп узу мәслихәт: Фәнис хәзрәт 2014 елда Согуд Гарәбстанына барып, олы хаҗ, узган елда кече хаҗ кылып кайту бәхетенә иреште.
Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге кичәне оештырырга ярдәм иткән Кайбыч районы җитәкчелегенә, Кошман авыл советына, мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм шушы кичәгә килгән барлык мөселман кардәшләребезгә олы рәхмәтен белдерә дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Рәсемдә: Уртада - Фәнис хәзрәт Мингәрәев Казандагы бер очрашу вакытында.