
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, Татарстан журналистларын бүгенге республика Матбугат көне уңаеннан котлый. Анда мондый юллар бар:
“Хөрмәтле журналистлар, республикабызның массакүләм мәгълүмат чаралары һәм полиграфия предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Әлеге тантаналы дата бик күпләрне – үз хезмәтләре белән бердәм мәгълүмат кырын булдыруга һәм гражданнарның иң мөһим хокукларыннан берсе булган сүз иреген саклауга өлеш кертүче һөнәр ияләрен берләштерә.
Масс-медиа хезмәткәре һөнәре киңкырлы. Сезнең һәрберегез – мәгълүмат бирүче һәм анализчы, киңәшче һәм әдип, күпмедер дәрәҗәдә, нәшир... Журналистика – битараф булмаган кешеләр һөнәре, ул – тормыш рәвеше, дөньяны үзеңчә кабул итү. Бүген, мәгълүмати технологияләр югары үсеш алган бу гасырда, сезнең өстә торган җаваплылык күп тапкырларга арта, тиз һәм сыйфатлы журналистикага ихтыяҗ көчәя. Сез – җәмгыятебезнең күзләре. Көн саен, сәгатъ саен сез зур һәм файдалы эш башкарасыз – күп милләтле Ватаныбыз тормышын объектив рәвештә яктыртасыз, иҗтимагый фикер формалаштырасыз, уңышларыбызны мактыйсыз, кимчелекләребезне күрсәтәсез... Сез кешенең аңы, кызыксынулары, кәефе белән идарә итәсез. Шуңа күрә дә сез ялгыш фикер йөртү, ышанычсыз мәгълүмат бирүләрдән сак булырга тиешсез. Безнең илдә традицион журналистиканың аерым урын алып торуын, халкыбызның басма һәм электрон мәгълүмат чараларына булган ышаначын беркайчан да исегездән чыгарырга тиеш түгелсез.
Сез һәрвакыт әлеге югарылыкта калырга тиеш!
Кадерле дуслар! Бүгенге бәйрәм көнендә мин сайлаган һөнәренә тугъры булып, автор фикере өчен шәхсән җавап тотучыларга ихлас күңелдән рәхмәт әйтер идем. Әгәр дә сезнең карашыгыз теманы өйрәнеп язылган, кире кагып булмый торган фактлар белән ныгытылган икән, хәтта иң усал тәнкыйть тә җәмгыятькә файда китерә һәм дөрес чишелеш, мохтаҗларга ярдәм итү юлларын табарга булыша. Бүгенге көндә дөрес сүзгә һәм битараф булмаган карашка ихтыяҗ аеруча зур.
Сезгә киләчәктә дә үзебезнең матбугат традицияләрен саклап һәм үстереп, республика тормышында булган әһәмиятле вакыйгаларны тирән анализлап, халкыбызны борчыган мәсьәләләрне вакытында күтәреп чыгуыгызны телим. Сау-сәламәт, бәхетле булыгыз. Иҗатыгызда уңышлар юлдаш булсын!” – диелә Татарстан парламенты җитәкчесе Ф.Мөхәммәтшин котлавында.
Чыганак: "Татар-информ"