Мәхмүт Габбас мондый карарны БМО Фәләстыйн вәкиллеген күзәтүче дәүләт статусына кадәр күтәргәннән соң кабул кылды.
Ә яңа статус исә Фәләстыйн берничә төрле хокук алганнан соң мөмкин булды. Хәзер Фәләстыйн Гаагадагы Халыкара судка Израиль өстеннән шикаять бирү хокукына ия.
Мәхмүт Габбас үзен илнең Президенты дип атарга фәрман биргән. Ул шулай ук үз кулы астындагы оешмаларга яңа орденнар, маркалар, медальләр эшләргә боерган дип хәбәр итте "Русия әл-Яум”.