Җыентыкның Россиягә кагылышлы өлешен якташыбыз, үз вакытында Казан дәүләт университетының Татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләр факультетын тәмамлаган галимә Эльмира Әхмәтова язган.
Ул - хәзерге вакытта Малайзиядагы халыкара Ислам университетында Тарих кафедрасы мөдире. Тарих фәннәре докторы. Докторлык эшен “Россиядә панисламизм хәрәкәте” темасына язып яклаган. Эльмира Әхмәтова “Европадагы мөселманнарның ел китабы”н нәшер итү эшенә докторлык диссертациясен язган вакытта редколлегия тарафыннан чакырылган. Аңарчы галимәнең илдә барган, мөселманнарга кагылышлы вакыйгалар буенча шактый мәкаләләре басылган булган. 2013 елда “Islam in Russia” (Россиядә Ислам”) дигән китабы нәшер ителгән.
“Һәр елда без, бөтен Европа илләреннән булган галимнәр, исламга һәм мөселманнарга кагылышлы булган сәяси, икътисади, кеше хокуклары, мәдәни һәм дини вакыйгаларга күзәтү ясыйбыз. Шул ук вакытта илдәге исламофобия дәрәҗәсе һәм расизм күренешләре, закон бозулар һәм мөселманнарны хаксызга кыерсыту мәсәләләре күтәрелә. Хәләл, мөселман зираты, намаз уку мөмкинчелекләре һәм ислам финансы мәсәләләре дә урын ала”, - дип хәбәр итте галимә “Европадагы мөселманнарның ел китабы”ның эчтәлеге турында.
Римма Гатина.