2014 Мар 20
Беркөнне Казандагы "Ярдәм” мәчетенә Галиәсгар Камал исемендәге театрның танылган артистлары Равил Шәрәфиев белән Эмиль Талипов килеп киттеләр. Биредә белем алучы шәкертләргә бу актерларны тыңлавы ифрат та кызык булды.
Башта сүз ветеран артист Равил Шәрәфиевкә бирелде. Ул үзе белән булган кызыклы кыйссаларны бәян кылды. Беркөнне Равил Шәрәфиев мунчага кергән. Аның янында гына бер татар да утыра икән. Алардан ерак түгел өченче бер татар да бар икән. Шул татарларның берсе танылган артисттан: "Сезгә ничә яшь?»-дип сорап куйган. Равил әфәнде дә җавапсыз калмаган, билгеле. "75 кенә әле”,-дигән. Шулчак аңа өченче татар кешесе күзләрен тутырып карап куйган. "Нишләп кенә әле? Тагын күпме яшәмәкче буласың син?”-дигән фикерләрне укыган аның күзләреннән Равил Шәрәфиев. "Әле 100гә кадәр тагын 25 ел гомер бар бит”,-дигән Равил Шәрәфиев. "Анысы мин бу яшькә кадәр дә җитәрмен дип уйлаган идем. Ул бит бездән тормый. Ходайдан тора. 34 яшь кенә иде миңа өйләнгәндә. Яшьлегем Белән алдандым”,-дип дәвам итте ярымшаярып Равил әфәнде. Аннары ул 1963 елда Уфага баргач, мөфти Тәлгат Таҗетдин янына керүләрен сөйләде. Щепкин училищесын яңа гына тәмамлап кайткан чаклары була бу аларның. Шулчагында Тәлгат хәзрәт аларга: "Әйдәгез, сезне Бохарага укырга җибәрәм. Югары белем белән сез Бохараны 2-3 елда төгәлләп кайтачаксыз”,-дип көтелмәгән тәкъдим ясый. Дөрес, артистлар мулла булып китә алмыйлар, чөнки Бохарага бармаганнар. Мөфти белән очрашкач, Равил Шәрәфиев аңа бу хакта әйтә. Тәлгат хәзрәт аңа: "Мулла булсаң, рәхәтләнеп яшәр идең”,-дигән. "Ә мин барыбер рәхәтләнеп яши алмас идем, чөнки низаглы кеше мин. Аллаһтан башкага буйсынырга яратмыйм. Аннары мин абруй ясый торган кеше дә түгел. Артист юләр кеше бит инде ул. Хатын-кызга ярый ул сәхнәгә чыгарга, ә ир башың белән сәхнәгә чыгу – исәрлек. Ләкин мин моны шаярып әйтәм. Юләр кеше әйбәт артист була алмый, әлбәттә. Артист ул бөтен нәрсәне белергә, уйланырга тиеш”,-дип шәкертләрне дә уйланырга мәҗбүр итте Равил Шәрәфиев. Мәктәптә икенче сыйныфта укыганда китабы да, дәфтәре дә булмый Равил Шәрәфиевнең. Укытучы аңа бер шигырь ятлап килергә куша. "Юк, мин ятламыйм. Минем китабым да, дәфтәрем дә юк”,-ди укытучыга Равил әфәнде. "Син сакауга бирмим мин китапны!”-дип кычкырып җибәрә аңа теге укытучы. "Мин "ш” авазын әйтә алмыйм, аны "с”га алыштыра идем. Укытучының әйткән сүзләре күңелемә тиде. Горурлыгым бар бит. Өйрәндем шул хәрефне барыбер”,-дип сөйләде Равил Шәрәфиев. Аннары: "Миңа бары сорау гына бирегез. Туктатып булмый ул карт кешене, күп сөйлим мин”,-дип кисәтте Равил ага. Алар аннары "Мулла" спектакленнән бер өзек тә уйнап күрсәттеләр.

Камал театрыннан килгән икенче артист Эмиль Талипов иде. Казанда үскән егет икән ул. Эмиль «Мулла» спектаклендә яшь мулла ролен башкара. Җырларга да, сәнгать юлына аяк басарга да әтисе өйрәтә аны. Әтисе беркөнне аңа: "Улым, бүтәнгә башың эшләми, шул артист булсаң гына инде”,-дигән. "Хәзер мин әтигә: "Син дөрес әйтмисең, әти, чөнки Равил абый әйткәнчә, артист барлык эшләрне дә белергә тиеш, диям”,- диде Эмиль әфәнде. Казан театраль училищесында һәм Фәрит Бикчәнтәев курсларында белем алу бәхетенә ирешә ул Эмиль әфәнде. Беренче чирканчыкны алар "Галиябануым, сылуым иркәм” спектаклендә алалар. Алар танылган артистлар Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов, Нәҗибә Ихсановалар белән бергәләп уйнау бәхетенә ирешәләр. "Мулла” спектаклендәге Әсфәндияр роле өчен Эмиль Талипов Муса Җәлил исемендәге бүләккә лаек була. "Мулла роленә озак әзерләндем. Биредә дин белән шаярырга да, аны кимсетергә дә ярамый. Мулла роленә Коръән аша әзерләндем. Сүрәләр, аятьләр өйрәндем. Бүгенге көндә дә үз эшемә бәя бирә алмыйм. "Үлеп яратты” пьесасында мин - тискәре персанаж. Мөхлисә Бубыйны анда Дания Нуруллина уйный. Мөхлисә Бубый минем өчен – каһарман хатын-кыз. Ни өчен пьеса «Үлеп яратты” дип аталамы? Мөхлисә Бубый Аллаһы Тәгалә биргән тормышны үлеп яратты һәм аны ярату коткарды. Аны чекистлар ничек кенә җәзаламасыннар, ул үзенең рухын, җанын саклап кала алды. Хак Тәгаләнең рәхмәте белән ул үзен җәзалагандагы авыртуны да сизмәде, Раббыбызның сынавы буларак кабул итте ул аны. Иманы нык булу җиңеллек китергәндер Мөхлисә Бубыйга”,-дип сөйләде Эмиль әфәнде.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре