
Америка Кушма Штатлары Федераль резерв системасының ставка буенча карары Россия Федерациясе финанс базарына йогынты ясамый калмаска мөмкин. Бу хакта Казанда Finnopolis-2015 Беренче Казан инновацион финанс технологияләре форумыннан соң журналистларга Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина билгеләп узды.
Аның фикеренчә, ставкалар артуы турындагы карар күптән көтелгән, инвесторлар ставка арту рискларын үзләренең инвестицион карарларына һәм активлар кыйммәтенә салып куйды. Эльвира Нәбиуллина белдергәнчә, Федераль резерв системасы карары фонында Россия икътисадының финанс тотрыклылыгы өчен рисклар туа калган очракта, Үзәк банкның вәзгыятькә тыкшынуы ихтимал.
“Әлбәттә, бу җитди карар, әгәр ул чынга аша калса, Федераль резерв системасы ставкасы артуы финанс базарларында волатильлектә (бәя үзгәрүе) чагылыш табарга мөмкин. Моңа әзер булырга кирәк. Финанс базарларында бәянең артык тибрәлешен көтмибез, шулай да, әгәр бу волатильлек Россиянең финанс тотрыклылыгы өчен алшартлар тудырса, без кирәкле чараларны күрергә әзер. Мондый чаралар җыелмасы бездә бар”, - дип белдерде Э. Нәбиуллина.
Чыганак: "Татар-информ"