
Төркия белән Россия арасында киеренке мөнәсәбәтләр урнашуда эшмәкәрләрнең, мәдәният хезмәткәрләренең, туризм өлкәсендә эшләүчеләрнең гаебе һич тә юк, дип саный ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
“Без бу вакыйгаларны игътибар белән күзәтеп барачакбыз. Билгеле инде, үз илебез мәнфәгатьләрен яклыйбыз. Россия очучыларын атып төшерү “кара табын” бер нәрсә белән дә юып булмый. Әлегә Россия Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан Төркиянең Татарстандагы илчелеге кире җибәрелмәде. Илчелек — үз юнәлешебезне күрсәтү өчен менә дигән мәйдан, - диде ТР парламенты Рәисе бүген журналистлар белән очрашу барышында. – Алар аша үзебезнең ил җитәкчелек программасын аңлату эшләре алып барырга мөмкин. Дуслыкны югалту берни түгел икән, ә саклап калу авыр.”
“Татар-информ”