
ТАССтан алынган хәбәрләргә караганда, Владивосток галимнәре динозаврлар моннан 150 миллион ел элек Җирнең тарту көче 2,079 мәртәбә азрак булган дәвердә яшәгәннәр, Җирнең тарту көче арткач, үлеп беткәннәр, дигән фараз белән чыкканнар.
ДВО РФАнең Диңгез биологиясе институы баш фәнни хезмәткәре Анатолий Дроздовның фикеренчә, аларның фаразы хәзерге заман математик исәпләүләр белән раслана. Моннан 150 миллион еллар элек коры җирдә яшәгән 11 иң эре терлекнең эволюциясенә палеонтологик анализ ясагач, алар динозаврлар Җирнең аз тарту көче вакытында яшәгәннәр, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Аннары Җирнең тарту көче 150 миллион ел вакыт эчендә 2,079 тапкырга арткан.
Галимнәр мондый үзгәрешнең сәбәбен Җиргә биниһая күп чагыштырмача кечкенә метеоритлар төшүдә һәм космик тузан утыруда, ягъни Җирнең массасы артуда күрәләр.
“Бу хәл аз-азлап, унарлаган еллар эчендә килеп чыккан, тик моннан 60-100 миллион еллар элек көчәеп киткән. Ул чакларда Җирнең тарту көче үзгәргән, бу исә биниһая зур динозаврларның тиз арада үлеменә китергән”,-дип сөйләгән Анатолий Дроздов.