
Кичә Татарстан Диния нәзарәтендә Ислам Дөньясы Лигасының Коръән хафизларны әзерләү буенча Бөтендөнья оешмасының мәгариф бүлеге җитәкчесе шәех Мөхәммәд Сөнбел булды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хөрмәтле кунакны Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән таныштырды, Коръән белән бәйле проектлар хакында сөйләде һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча да фикерләште.
Алдагы көнне шәех Мөхәммәд Сөнбел Россия Ислам университетында булды. Ул ректор Рәфыйк Мөхәммәтшин белән бергә “Төхвәтүл әтвәл” курслары тыңлаучыларына таныклык һәм Коръән хафизлар әзерләү үзәгенең чыгарылыш курс студентларына диплом тапшыру тантанасында катнашты. Эшлекле сәфәр кысаларында, шәех “Рәшидә” Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә һәм “Ярдәм” тернекәләндерү үзәгендә булды.
Мәгълүм булганча, 2004 елды Россия Ислам университеты һәм Ислам Дөньясы Лигасының Коръән хафизларны әзерләү буенча Бөтендөнья оешмасы арасында Казанда Коръән-хафизлар әзерләү үзәген оештыру һәм аның эшен җайга салу максатыннан, ике яклы килешү имзаланган иде дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.