
26 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казанда ТР МДН, РИУ һәм КФУ тарафыннан "Дини белемне үстерү буенча мөселман лидеры мәктәбе”, “Мөселман оешмаларының медиасәясәте һәм мәгълүмати стратегияләре” курслары һәм шушы ук темага багышланган “түгәрәк өстәл” уздырыла. Шул рәвешле, республиканың төрле төбәкләреннән Казанга дин темасын яктыртучы журналистлар һәм дини оешмаларның мәгълүмат чаралары вәкилләре, югары уку йортларының журналистика факультетлары галимнәре җыела.
Әлеге чаралар кысаларында дини оешмаларның мәгълүмати эшчәнлеге, ораторлык осталыгы, мөселман журналистикасы, интернет үзенчәлекләре, мөселман журналисты этикасы һәм башка темаларга лекцияләр укылачак. Казан, Мәскәү, Түбән Новгород, Махачкала шәһәрләре белгечләре чыгыш ясый.
Түгәрәк өстәл 29 ноябрьдә көндезге 2дә КФУ бинасында (Казан ш., Татарстан урамы, 2) башлана. Чараларда теләгән һәркем катнаша ала, дип игълан итте ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең dumrt.ru сайты.