
Газеталарның беренче төсле саннарында республика мөселманнары тормышы яктыртылу белән беррәттән, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның, аның урынбасарлары Рөстәм Батырның, Илдар хәзрәт Баязитовның дини темаларны колачлаган мәкаләләре бирелгән. "Дин вә мәгыйшәт”тә исә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән эксклюзив интервью басылган. Моннан тыш, астрономнарның ни рәвешле намаз вакытларын исәпләүләре белән танышырга, Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшинның "Мәүлидме бидгать?» дигән мәкаләсен дә укырга мөмкин.
Билгеле булганча, 2014 ел Татарстан мөфтияте тарафыннан Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, вакытлы матбугатны әзерләүчеләр мәхәлләләр тормышындагы күркәм эш үрнәкләре белән таныштырып барырга ниятли. Газетаның бу санында Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин имамлык иткән Казанның "Гаилә” мәчетендә уздырылган кышкы балалар лагере эшчәнлеге бәян ителә.
"Хузур” нәшрият йорты чыгарган газеталар Татарстанның һәр мәхәлләсенә җитәрлек күләмдә – "Дин вә мәгыйшәт” – 10 мең данә, "Умма” – 3 мең данә тираж белән басылды. Аларга шулай ук һәр айдан теләсә-кайсы почта бүлекчәсендә язылырга мөмкин.
Газеталарда Аллаһы Тәгаләнең исемнәре, Коръән аятьләре урын алганлыктан, аны пычратудан һәм тиешсез максатларда кулланудан сакланыгыз дип тә кисәтә нәшер итүчеләр.