Дин әһелләренең төп утырышы 9 июньдә Камал театрында булачак

8-9 июньдә татар дин әһелләре Казанга «Милли тормыш һәм дин» дип аталган форумга җыела.

БӘЙЛЕ
2012 Июн 07
8-9 июньдә татар дин әһелләре Казанга «Милли тормыш һәм дин» дип аталган форумга җыела. Өченче тапкыр үткәрелүче җыенда 55 төбәктән 945 кеше катнашу теләге белдерде, диде "Татмедиа” агентлыгында уздырылган матбугат очрашуында Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.
Шулай ук ул җыен программасы белән дә таныштырды. Җыен кысаларында, 8 июньдә дүрт секциягә бүленеп эшләү каралган: Мәгълүмат кырында ислам ("Казан” милли мәдәни үзәге, Пушкин ур, 86), Ислам һәм мәгариф (КФУ, Татарстан ур, 2), Россия хәләл индустриясен үстерү проблемалары ("Мәрҗани" мәчете, К.Насыйри ур, 17), Мәчет, мәхәллә: оештыру проблемалары (ТР Фәннәр академиясе, Бауман ур, 20). 9 июньдә Камал театрында форумның пленар утырышы була. Ул сәгать 9.00 дә башлана. 10 июньдә төрле төбәкләрдән җыелган дин әһелләре "Изге Болгар җыены”нда катнаша. Ринат әфәнде сүзләренә караганда, республиканың кайбер районнарында халык 10 июньдә "Болгар җыены”на бара алсын өчен бу көнгә билгеләнгән Сабантуй бәйрәмен күчергәннәр.
Чыганак: "Думрт.ру"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе