
Диңгез өермәсе якынлашу сәбәпле, Владивостокта яшәүчеләргә азык-төлек, су һәм дарулар хәстәрләргә тәкъдим ителде. Мондый киңәшне аларга табигать бәла-казасын бетерү буенча шәһәр штабы бирде.
Шәһәр мэры Игор Пушкарев сүзләренчә, биредә яшәүчеләргә электр энергиясе өзелүгә, кайбер урамнарны су басуга, җир асты ашау сәбәпле барлыкка килгән шуышмага әзер булырга кирәк.
Синоптикларның мәгълүматына караганда, диңгез өермәсе сәгатенә 28 чакрым тизлектә Приморьега якынлаша һәм бүген кичкә әлегә төбәккә килеп җитәр, дип көтелә. Көчле яңгырлар бу төбәк елгаларында су басулар китереп чыгарачак, суның биеклеге 1-3 метрга күтәреләчәк.
“Яндекс”тан алынды