
Кичә Магнитогорскиның “Металлург” хоккей командасы Мәскәүнең ЦСКАсын 3:1 исәбенә отып, Гагарин Кубогына ия булды. Бу исә “Металлург”ның хәзерге һөҗүмчесе, Казанның “Ак Барс” хоккей клубының элекке уенчысы Данис Зариповның 4 нче тапкыр мондый җиңүгә ирешүе булды.
Данис Зарипов 2008-2009 һәм 2009-2010 елларда ике тапкыр Казанның “Ак Барс” командасы белән Гагарин Кубогын алуга ирешә. Аннары ул “Металлург”ка күчеп, 2013-2014 сезонында әлеге коллектив белән бу бүләккә өченче мәртәбә ия була. Ә кичәге җиңү исә 35 яшьлек Дамир Зариповка әлеге Кубокны дүртенче тапкыр алуга юл ача.
Язма “Татар-информ”нан алып тәрҗемә ителде