Дания Нуруллинага – ак мамык шәл, камаллыларга - “Рәхмәт хаты”

Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге...

БӘЙЛЕ
2014 Мар 27

Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» дигән драмасы күрсәтелде. Аңа Казандагы «Ярдәм» мәчетендә дини белем алучы күрмәүчеләр дә чакырылган иде.

Халкыбыз, ниһаять, тамырларына, милли үзаңына һәм иманына кире кайткан бу чорда үз туган телендә гомуми һәм дини белем алуга мохтаҗ. Нәкъ шушы, бүгенге көн өчен әһәмиятле мәсьәлә Ркаил Зәйдулла иҗат иткән “Үлеп яратты” пьесасының төп фикерен тәшкил итә. Сталин чорында мәдәниятебез коточкыч зур югалтулар кичерә: йөзәрләгән, меңләгән татар зыялылары, әдәбиятчылары, фән вәкилләре, җәмәгать эшлекләре һәм дин әһелләре юк ителә, ә аларның хезмәтләре тыела. Үзләрен аямыйча халкыбызга хезмәт иткән бу шәхесләрнең исемнәре, эшләре һәм фаҗигале язмышлары бүген тарих төпкелләреннән күтәрелеп, тормышыбызга керә бара һәм гүя кисәтү булып яңгырый...

Мөхлисә Бубый – беренче татар мөгаллимәләренең берсе, Россиянең мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм беренче хатын-кыз казый. Ул бөтен гомерен татар халкын мәгърифәтле итүгә, алдынгы караш тәрбияләүгә багышлый. Әмма Сталинның кансыз сәясәте бу фидакарь шәхесне дә аямый. НКВД төрмәләрендә җәзаланса да, атылуга хөкем ителсә дә, халкына һәм диненә хыянәт итми ул. Кансыз тикшерүчеләрне кызганырга, сатлык дусларын кичерергә үзендә көч таба, аяусыз сәясәт адаштырган бу җаннарны Аллаһка мөрәҗәгать итәргә һәм бары тик Аннан гына ярдәм сорарга өнди. Соңгы сәгатенә кадәр Мөхлисә Бубый үзенең рухи көченә һәм какшамас иманына тугры кала.

Мөхлисә Бубый ролен Дания Нуруллина башкарды. Ул үзенең ролен бөтен күңелен салып, какшамас рухына таянып үтәде. Соңыннан Г. Камал театрына җыелган халыкның күбесе нәкъ менә Дания ханымны котлап, аңа чәчәкләр бүләк итте. Арадан хәтта аның иңенә ак мамык шәл салучылар да булды. Моны “Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы рәисе Әлмира апа Әдиатуллина башкарды. Әмма Әлмира апага никтер сүз бирелмәде. Ул Дания ханымга “Рәхмәт хаты”н һәм шәлне тапшырды, аңа яхшы уйнаганы өчен “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре исеменнән җылы сүзләрен белдерде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе